Русия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин 2017 елда ук Мәләвез шәһәрендә укытучы ханым белән теркәлгән вакыйга белән кызыксынган. Интернетта белем бирү учреждениеләренең берсендә түшәмнән укытучы өстенә яктырту приборының бер өлеше җимерелеп төшеп, аның һушын югалтуы турында хәбәр таралган. Әмма аңа гопитализациядә баш тартканнар.
“Байтак вакыттан соң гына умыртка сөяге җәрәхәтен диагностикалау нәтиҗәсендә укытучы ханымны паралич суккан. Мәагриф учреждениесендә дә аңа нинди дә булса ярдәм күрсәтмәгәннәр: ашыгыч ярдәм чакыртмаганнар, хезмәт бурычларын үтәгәндә җәрәхәт алуын яшергәннәр”, – диләр ведомствода.
Тикшерү комитетының БР буенча идарәсендә процессуаль тикшерү башлаганнар. Александр Бастрыкин ведомство җитәкчесе Владимир Архангельскийга беренчел тикшерү чаралары, ә эшләр тәмамлангач, кабул ителгән карар турында хәбәр итәргә йөкләмә биргән.
Чыганак: bashinform.ru