Бүген, 29 февральдә, Русия президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать итте.
Быелгы Юллама тәү чиратта кешеләрнең көндәлек проблемаларын хәл итүгә юнәлтелде. Путин гаиләләргә, бигрәк тә балалы гаиләләргә ярдәм итү кирәклеген ассызыклады.
Ни дисәң дә, күп проблемалар акчага барып терәлә шул. Русиядә халыкның 9 проценты фәкыйрьлек чигендә көн итә.
“Ә күп балалы гаиләләр арасында фәкыйрьлек күрсәткече 30 процент тәшкил итә. 2030 елга кадәр күп балалы гаиләләр арасында ярлылык дәрәҗәсе 12 процентка кадәр булса да кимүгә ирешергә кирәк. Бу бурыч җиңелдән түгел. Шуңа бар ярдәм чаралары да файдалы һәм эшли торган булырга тиеш”, – дип кисәтте дәүләт башлыгы.
Әйткәндәй, Президент “Гаилә” дип аталган яңа милли проект булдырылуын хәбәр итте. “Ил төбәкләре балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча үз чараларын гамәлгә ашыра. Балалар туу күрсәткече ил буенча уртачадан түбән булган төбәкләргә ярдәм кулы сузарга тәкъдим итәм. Мондый төбәкләргә 2030 елга кадәр ким дигәндә 75 миллиард сум юнәлтәчәкбез”, – диде ул.