+21 °С
Болытлы
Билгесез кешеләр Уфа-Санкт-Петербург самолетының очышына лазер белән комачауларга тырышканнар.
Сишәмбе көнне аэропорт диспетчерлары Уфадан Санкт-Петербургка очучы самолет командирыннан “билгесез кешеләр Чишмә районы өстеннән очканда кабинаны яшел төстәге лазер белән яктыртырга тырыштылар” дигән хәбәр ала.
Экипаж “sos” сигналын игълан итмәгән. Борт билгеләнгән урынына кадәр очышны дәвам иткән. Мәгълүмат Эчке эшләр министрлыгына тапшырылган.