Ә хәзер бүләкләрне кабул итәргә әзер. Кемнәр турында сүз?
Бер калын мөлкәтле кеше үзенең элекке сабакташына йорт һәм машина бүләк итәргә булган. Бу хакта кыз Reddit форумында язган.
29 яшьлек хатын-кыз үзенең церебраль паралич белән авыру турында әйтә. Кечкенәдән таяклар ярдәмендә генәйөргән. Авыру кыздан мәктәптә көлгәннәр. Бездә андый очракта ничек мыскыл итүләрен аңлыйсыз инде. Соңрак берничә сыйныфны берләштергәннәр. Яңа сыйныфташлары да элеккеләрненнән яхшырак булмаган.
Әмма берзаман хәлләр үзгреп киткән. Сыйныфта абруйлы булган егет аны яклаша башлаган.
Үзе исә кызга дәфтәрләрен калдырып китә башлаган. Кыз көн саен аның өчен дә өйгә эшләр эшли башлаган. Ә егет аны җәберләргә ирек бирмәгән инде.
Шулай 3 еллап вакыт уза. Егетнең өлгереше яхшыра.
Мәктәпне тәмамлагач, алар бер дә күрешмиләр.
Күп елар узгач, сыйныфташ егете аны эзләп таба. Үзенең уңышлы эшкуар булуын, чит илдә яшәвен белдерә һәм һәрвакыт аны исенә төшереп торуын әйтә. Ул ярдәмнән башка уңышларга ирешә алмас идем, ди.
«Ул инвалидларга безнең илдә яшәве ничек авыр булуын беләм дип, рәхмәт йөзеннән яңа машина һәм яңа фатир бирергә теләвен бедерде”, – ди хатын-кыз. Әмма кыз анннан баш тарта.
Берникадәр вакыттан соң, шәһәрнең иң затлы медицина үзәгеннән шалтыратып, аны 3 еллык дәва курсына чакыралар. Ул чыгымнар түләнгән була.
Башта ышанмый торса да, сабакташының изгеле булуын аңлый ул һәм дәвалана башлый.
«Мин инде беренче ике сеансны үттем, тәнем яхшы якка үзгәрешне сизде”, - ди пост куйган автор.
Хәзер инде ул сабакташыннан бүләк алырга каршы түгел, артык кыйбатлыны тәкъдим итмәс, дип ышана.
Фото: ответы-по-окружающему-миру.рф