“16 яшендә йөкле” шоуының элеккеге катнашучысы Люба яңа гына сатып алган автомобиле – кара төстәге кыйммәтле “Мерседес”ыннан колак каккан. Люба – Уфа кызы. Аңа 22 яшь.
Тыелган социаль челтәрдә хәбәр ителүенчә, кыз үзенең туган көненә нәрсә сатып алырга дип уйлаган. Бу эштә аңа улы ярдәм иткән – бармагы белән планшеттагы машинага төртеп күрсәткән. 22 яшьлек Люба улы белән килешкән: элиталы автомобиль сатып алган.
КП-Уфа мәгълүматлары буенча, 15 февральдә аның иномаркасын юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен эвакуацияләгәннәр. Исең китәрлек – яшь хатын текә машинасы белән матур фотолар ясау өчен Уфаның төнге урамнарында йөрергә чыгып киткән. Правасыз! Номерсыз! Йорты яннын кузгалып киткәч, аны ЮХХДИ хезмәткәрләре туктата. “Мерседес”ны штраф стоянкасына эвакуацияләгәннәр.
Чыганак: Башинформ