Пластик нанокисәкчәләр күзәнәкләргә һәм канга үтеп кереп, эчке органнарга зыян сала ала. Моңа кадәр галимнәр пластик шешәдәге суда нанокисәкчәләр 100 тапкырга кимрәк дип исәпләгән.
Бер литр шешә суда, уртача алганда, 240 меңгә якын пластик кисәкчә бар. Колумбия университеты галимнәре тикшеренүләре шуны раслаган.
Суда күпме нанопластик булуын исәпләр өчен галимнәр микроскопиянең яңа ысулын уйлап тапкан. Алар шушы яңа ысул белән Американың өч җитештерүчесенең 25 литрлы шешәләрен тикшергән. Аларда 110 мең - 370 мең кисәкчәләр табылган һәм аларның 90 проценты нанопластик булган.
Шул ук вакытта пластикның киң таралган 7 төрен тикшергәннәр. Мәсәлән, полиэтилентерефталат ягъни ПЭТ. Аңардан су шешәләре, шулай ук сөт ризыклары савытлары, азык контейнерлары һ.б. төрле савытлар ясыйлар. Галимнәрнең кайбер кисәкчәләрне танып бетерә алмауларын искә алганда, аларда пластикларның тагын да күбрәк булуы мөмкин.
Фото: mnogoblock.ru