Ашар өчен яшәмәсәк тә, яшәр өчен ашарга кирәк адәм баласына. Әмма азык белән азык арасында да аерма бар. Шуңа, ни дисәң дә, үзең үстергәнгә җитми.
Бу уңайдан республикада хәлләр шөкер итәрлек. Һәрхәлдә, хөкүмәт вице-премьеры – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әйтүенчә, үзебезнең җитештерүчеләр республика халкын төп азык-төлек белән тәэмин итә.
Аның сүзләренчә, без сөт һәм сөт продуктлары белән үзебезне тулысынча тәэмин итәбез. Үзтәэминат күрсәткече 121,6 процент дип билгеләнә. Сыер, дуңгыз итләре, шикәр, үсемлек мае, бәрәңге, кыяр һәм помидорлар белән үзебезне 100 проценттан күбрәккә тәэмин итәбез. Кош итенә, онга һәм аның эшләнмәләренә, шулай ук сыр һәм борщ пешерү өчен кирәкле җыелмаларга ихтыяҗ кала әле”, – диде Илшат Фазрахманов бу атнада хөкүмәт утырышында.
Гомумән алганда, азык продукциясенең бар төре буенча да күләмнәрнең артуы күзәтелә, ди аграр тармак җитәкчесе. 2023 елда Башкортстанда җитештерелгән азык-төлек продукциясенең күләме 2 миллион тоннадан артып киткән. Бу 2022 ел белән чагыштырганда 11 процентка күбрәк.
Әйткәндәй, азык-төлек сәнәгатен үстерү программасын тормышка ашыру өчен узган ел республикада 100 миллион сум дәүләт ярдәме юнәлтелгән. Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 100 процентка күбрәк дигән сүз. Ул чакта дәүләт ярдәме 50 миллион сум булган.
– Башкортстанда соңгы биш елда куллануга әзер азык продукциясе җитештерү күләмнәрен арттыру буенча күп эшләр башкарылды, – ди аграр министр.
Алга куелган бурыч – азык-төлек җитештерү тармагында 2024 елга, ким дигәндә, 14 эре проектны тормышка ашыру. Бүгенге көнгә 12 эре инвестпроект гамәлгә ашырылган. Алар арасында “Башкирское мороженое” предприятиесе базасында яңа туңдырма фабрикасы һәм салкын складлар төзү буенча беренче этапны башкару, Чишмә һәм Раевка шикәр заводларының куәтләрен үстерү, каты сыр һәм атланмай җитештерү күләмнәрен үстерү буенча Бәләбәй сөт заводын яңарту һәм башкалар бар.
– Әлеге вакытта гомум инвестицияләр күләме 24,5 миллиард сумга кадәр булган 26 проект планлаштыру яки тормышка ашыру этабын үтә. Аларны гамәлгә ашыру 600 мең тоннадан артык азык продукциясе алырга ярдәм итәчәк. Шулай ук республиканы саклау һәм логистика объектлары белән тәэмин итәргә булышачак, – ди Илшат Фазрахманов.