Уйланырга урын бар
19 февраль 2024, 09:17

Быел бу чәчәкне үстерергә ярамый...

Югыйсә, акчаң чыгып китәргә мөмкин.

https://www.bashinform.ruhttps://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Хәзер Русиядә өчтөсле ипомея (ипомея трёхцветная) чәчәген үстергән өчен җинаять җаваплылыгына тарттыра башлаячаклар.

Аны үстергән өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Чөнки күп бакчачылар яраткан әлеге үсемлекнең орлыгында наркотик һәм галлюциноген матдәләр барлыгы ачыкланган. Шуңа бу чәчәкне опиум мәгенә һәм марихуанага тиңлиләр.

Өчтөсле ипомеяне үстерү наркотиклар җитештерү дип исәпләнәчәк дигән документка ил хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кул куйган. Документта әйтелүенчә, әлеге чәчәкне 10 һәм ананн күбрәк төп үстергән өчен җинаять җаваплылыгына тарттыралар. 10нан алып 100 төпкә кадәр үстерү зур күләмдәге җинаять дип саналачак. Ә 100 төптән дә күбрәк үстерү аеруча зур күләмдәге җинаять дип исәпләнәчәк.

Бу чәчәкне ниндидер максат белән үстерүчеләрдән тыш, үзаллы үскән үсентеләр өчен дә җәза карала. Ә бит ипомея бик тиз тарала. Шуңа аның штрафка эләгерлек күләмдә үсеп китүен күрми калуың да бар. Бик игътибарлы булырга кирәк.

Әйткәндәй, ипомеянең өчтөслесеннән тыш, аңа охшаш тагын берничә төре бар. Аларны ничек тикшереп, ни төрле ачыкларлар – монысын вакыт күрсәтер, диләр экспертлар.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас