Бүген Башкортстанда дворник, токарь һәм кондитер булып урнашуы иң җиңеле икән. Әлеге эшләргә конкуренция иң түбәне, диләр “hh.ru” эш эзләү платформасы аналитиклары.
Алар сүзләренчә, Башкортстанда февраль башында 28,7 меңнән күбрәк вакансия ачык булган. Компанияләрнең күбесе сату буенча менеджерлар, сатучы-консультантлар, водитель, call-үзәк операторлары, инженер-конструкторлар һәм машинистларны эзли.
Эш эзләүчеләр арасында иң түбән конкуренция дворникларга. Бер вакансиягә 0,7 резюме туры килә. Эш бирүчеләр 23 меңнән 34 мең сумга кадәр түләргә әзер. Дворникларга төрле өлкәләрдән сорау бар: поликлиникалардан башлап, идарәче компанияләр, завод һәм җитештерү оешмаларына кадәр таләп ителә алар.
Дворниклардан соң токарь, фрезерлаучы һәм шлифовкалаучылар килә. Аларга 83 меңнән 183 мең сумга кадәр хезмәт хакы вәгъдә ителә. Өченче урынны пешекче, кибет администраторы һәм күчемсез милек буенча агент алып тора. Пешекчеләргә – 31-57 мең, администраторларга – 33-45 мең, күчемсез милек буенча агентларга 80-160 мең сум тәкъдим итәләр.