Уйланырга урын бар
13 февраль 2024, 10:12

Ялган шалтыратулар эшләренә аяк чала

Күңел ачу, шаяру өчен Экстрен элемтә вакытын алмавыгызны үтенеп сорыйбыз.

Ялган шалтыратулар эшләренә аяк чалаЯлган шалтыратулар эшләренә аяк чала
Ялган шалтыратулар эшләренә аяк чала
Гадәттән тыш хәлләрнең Башкортстан дәүләт комитетының телефон чакыруларын эшкәртү буенча  "Система-112" үзәге диспетчерларына балаларның аңсыз уйнаулары һәм шаярулары белән көн саен очрашырга туры килә икән. 
Әлеге системага исә көненә 7 меңләп мөрәҗәгать килә. Диспетчерлар тиешле экстрен хезмәтләргә  мәгълүматларны оператив рәвештә  тапшыра бара. Әмма ялган шалтыратулар операторларның эшләренә аяк чала. Көн саен 500ләп ялган чакыруны терки алар. Шул сәбәпле ведомство республикада яшәүчеләргә үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр.
"Күңел ачу, шаяру өчен Экстрен элемтә вакытын алмавыгызны үтенеп сорыйбыз. Чын ярдәм кирәк булган башка кешеләр турында уйлагыз. Чөнки бердәнбер көнне чираттагы шаярту белән үзегезнең дә очрашуыгыз мөмкин. Күрәләтә кылынган ялган чакыру өчен РФ Кодексына ярашлы административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган ", дип кисәтәләр Гадәттән тыш хәлләрнең БР буенча дәүләт комитетыннан.
 
"Башинформ" буенча.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас