Ведомство мәгълүматларына ярашлы, 2023 елда Уфада яшәүчеләр мошенникларга 1.4 млрд. сум акчасын биргән.
Гражданнарга икътисади хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшерәләр:
Банкларның хәвефсезлек хезмәте хезмәткәрләре карталарга бәйле булган проблемалар турында кисәтүсез клиентларга беркайчан да шалтыратмыйлар.
Шалтыратучыларның инструкцияләре буенча эш итмәгез, аларның сорауларына җавап бирмәгез, трубканы салып кына куегыз.
Үзегезнең банк картасы турындагы мәгълүматларны (ПИН-код, хәвефсезлек коды, пароль) беркемгә әйтмәгез!
"Башинформ" буенча.