Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
12 февраль , 13:45

Төнен ишек ачмагыз!

"Онытыгыз ул гадәтне!", - диде бу хәлләрне сөйләгән кеше.

Төнен ишек ачмагыз!
Төнен ишек ачмагыз!

Түбәндә без бәян итәчәк хәлләрне сөйләгән автор сүз башында ук: “Төнен ишек ачмагыз, дуслар! Онытыгыз ул гадәтне!” диде. Һәм: “Нәрсә әйтсәләр дә, ялынсалар да, үтенсәләр дә, янасалар да, ишеккә якын килмәгез!” – дип кисәтте. Үзенең бу сүзләрен дәлилләп, түбәндәгеләрне сөйләде.

Бу хәлләр 1986 елда илнең зур булмаган бер шәһәрендә булган. Бу елда шәһәрдә төрле фатирларда рәсми рәвештә берничә үлем очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта бер паталогоанатом да, башка бер белгеч тә кешеләрнең бу фани дөньяны ни сәбәпле ташлап китүләрен аңлата алмаган.

  Барысы да көз көне башланган. Полиция бүлегенә шалтыратып, фәлән-фәлән адрес буенча фатирда 3 мәет табылуы турында хәбәр иткәннәр. Фаҗига булган урынга шунда ук оператив төркем юлланган. Һәм чыннан да, ике бүлмәле фатирда өч җансыз гәүдә табылган: ир, хатын һәм бер үсмер малай. Аларның гәүдәләрендә көчләү, тукмау эзе табылмаган. Шунысы гаҗәп – өчесенең дә йөзендә нәрсәдәндер курккан кебек кот очу битлеге ярылып яткан.

     Табиблар үлем сәбәбен ачыклый алмаганнар. Фатирда яшәүчеләрнең йөрәкләре тибүдән туктаган. Бу хәл бары тик көчле куркудан һәм чиксез әсәрләнүдән генә булырга мөмкин. Шул ук вакытта фатирда чит кеше булуга ишарәләгән билгеләр дә күренмәгән. Бу кешеләргә карап, шундый фикергә килергә мөмкин – алар ниндидер куркыныч бер нәрсә күргәннәр дә, җаннарын Ходайга тапшырганнар.

     Ике көннән соң тагын да бер фатирда шуңа охшаш хәл кабатланган. Анда инде 4 кешедән торган гаилә яшәгән. Аларның барысы да куркудан үлгән. Моның шулай булуын мәрхүмнәрнең кот очудан танымаслык булып үзгәргән йөзләре дәлилләгән.

   Ике көннән соң тагын шундый мәрхүмнәр табылган – бу юлы яшь гаилә пары гомерләре белән хушлашкан. Бары тик биш айлык сабый гына исән калган. Бу хәлләрдән соң шәһәрдә барлык хокук саклау органнарын аякка бастырганнар. Өлкә үзәгеннән тикшерүчеләр килгән. Шау-шу купкан, әмма тикшерү чаралары бер нәтиҗә дә бирмәгән. Күңелсез хәлләргә тагын берәү өстәлгән – бу юлы 30 ел бергә яшәгән гаилә парын үле килеш тапканнар. Бернинди эзләр юк – нибары куркудан чалышайган йөзләр генә...

     Шәһәр шомлы тынлыкка чумган. Халыкны бер сорау борчыган – чираттагы корбан кем булыр? Бу сорау шәһәр үзәгендә  өч бүлмәле фатирда яшәгән 4 кешелек гаиләне дә борчыган. Ике бала тәрбияләгән ир белән хатынның кайгылы көннәре булган, күптән түгел генә хуҗабикәнең әнисе үлеп киткән. Әлбәттә, ханым бу югалтуны авыр кичергән.

    Шулай бер төнне гаилә йокыга талгач, ишек кыңгыравына басканнар. Елена – хуҗабикәнең исеме шулай булган – һәрвакыт сак йоклаган. Шуңа күрә ул тавышка тиз уянган. Торшер утын кабызган һәм сәгатькә караган. Төнге сәгать ике. Бу вакытта кем ишеккә шакырга мөмкин?

   Елена курккан, әмма кызыксыну хисе көчлерәк булып чыккан. Хатын ишек янына килгән һәм ишектәге “күз”дән караган. Теге якта кара төстәге ниндидер гәүдә шәйләнгән. “Кем анда?” дип сораган Елена. “Мин бу, кызым – әниең. Ач ишекне”, – дигән ишек артындагы тавыш. Дөресен әйтергә кирәк, тавыш чыннан да нәкъ әнисенеке кебек яңгыраган. Хатынны чиксез, берни белән дә аңлатып булмый торган курку чорнап алган. Ничек алай булырга мөмкин?! Әнисе бит бер ай элек үлде, җирләделәр. Бу хәлнең булуы мөмкин түгел.

Елена шок хәлендә калтырап басып торганда ишек артыннан “әнисе” дәшкән: “Кызым, нигә ишек ачмыйсың? Ник газиз әниеңне баскыч төбендә тотасың? Шулай ярыймыни?” Шул вакыт хатын янына ире килеп җиткән. Ул уянып киткән һәм янында хатыны юклыгын күреп, коридорга хәләлен эзләп чыккан. “Нишләп торасың монда, берәрсе килдеме әллә?” – дип сораган.

    Хатыны куркудан маңгаена менгән күзләре белән иренә караган һәм: “Әни килгән...”, –дигән. “Акылдан яздыңмы әллә? Әни үлде бит”, – дигән ире. Һәм ишектәге “күз” аша карагач, иңнәрен җыерып: “Юк анда беркем дә”, – дигән. Ишекне ачарга дип кулын сузгач, хатыны башын селки-селки бар көченә иренең кулына ябышкан һәм: “Ачма! Зинһар, ачма! Төнлә беркемгә дә ишек ачарга ярамый!” дигән. Ник алай әйткәндер, үзе дә аңламаган.

   Соңрак хатын аңлатуынча, аның күңелендә ишекнең теге ягында ниндидер куркыныч, коточкыч хәлгә ишарәләгән хис туган.

Гаилә пары ишек төбендә берничә минут басып торган, теге яктан ят тавышлар башкача ишетелмәгән. Ниһаять, ир әйткән: “Ятыйк, юк белән булышмыйк”. Алар тынычлана төшеп, йокы бүлмәсенә кереп киткәннәр. Ир тиз йоклап киткән, ә хатын төн буена йоклый алмый, түшәмгә карап яткан. Күзләрен йомарлык хәлдә булмаган ул. Иртәнге якта аның башына “шәһәрдәге серле үлемнәрнең сәбәбе шушы төнге шалтырату белән бәйле түгелме икән?” дигән уй килгән.

    Алдагы көннәрдә Елена  теге үлгән кешеләр турында күбрәк мәгълүмат белергә тырышкан. Шәһәр зур булмаган. Күпләр бер-берсен белгәннәр. Сораштыра торгач, хатын шуны аңлаган – фаҗига булган гаиләләр барсы да да күптән түгел якын туганын югалткан. Кичке якта Елена бу шомлы хәлләрдә ниндидер коточкыч явыз көчнең кысылышы бар дигән нәтиҗәгә килгән. Бу көч төнен фатир ишеге янына килә, кыңгырауга баса яки шакый һәм фатирда яшәүчеләргә “мин – сезнең туганыгыз” дип әйтә. Ә бит ул туган үлгән! Югалып калган кешеләр шок хәлендә калалар һәм ишекне ачалар. Явыз көч фатирга үтеп, адәм баласының һушы алынырлык коточкыч бер рәвешкә керә. Моны күргән кешеләр куркуларыннан егылып ятып үләләр. Ишек ачмаган гаиләләр дә булгандыр. Мондыйлар, әлбәттә, исән калганнар.

     Мондый хәлдә кешеләрнең гомерен саклап калу өчен нишләргә була? Явыз көч турында сөйләргәме? Ә акылдан язган дип уйласалар? Шушылар турында озак уйланганнан соң,  Елена бер өем игълан бастырган. Эчтәлеге бик гади: “Үләсегез килмәсә, төнен ишек ачмагыз!!!” Арытабан ул игъланнарны шәһәр буйлап подъезд ишекләренә беркетеп чыккан. Төн уртасына күпчелек өйләрдә шундый кисәтүле кәгазъләр барлыкка килгән. Көннәр, атналар, айлар үткән. Серле үлемнәр тукталган. Әллә кисәтүче игъланнарның ярдәме тигән, әллә явыз көч шәһәрне ташлап киткән.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: