Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
12 февраль , 13:01

Песи сөйгәннәр мәрхәмәтле була диләр

Хайваннарны яклаучыларның интернетта әледән-әле гауга куптаруы еш очрый. Һәм алар арасында "дүрттәпилеләргә" битарафлык күрсәтүчеләрне юк итәргә әзер булучыларның артуы борчу гына түгел, курку уята...

Песи сөйгәннәр мәрхәмәтле була диләр
Песи сөйгәннәр мәрхәмәтле була диләр

Кышка аяк басканда ватсаптагы авыл чатында фотосурәте белән “Песиебез югалды! Зинһар, табарга ярдәм итегез!” дигән игълан чыкты. Элек (һәрхәлдә, без үскәндә) авыл халкы сарыгын-бәрәнен, каз-үрдәген югалтып, хәлдән тая торган иде. “Су буеннан сезнекеләргә ияреп кайтмаганмы?” дип, өй рәтеннән эзләп йөреш. Ә менә песи эзләгәннәрен хәтерләмим... Хәзер аның сарыклары да юк инде, кош-корты да ихатадан чыкмый, үз гомерендә бер тапкыр су буен да күрми үсә. Песиләре дә күптән тычкан тотып, күсе белән бергә-бер сугыша торган мяубатырлар түгел, ә өйдә диванда сузылып ята торган тасмалы мыраубикәләр, күрәсең.

Инде былтыр булган хәл ни өчен әле килеп искә төште соң? Интернет аша Русияне шаулаткан, хәтта чит илләргә таралган Твикс кушаматлы песи вакыйгасы сәбәпче булды моңа.  

Твикс язмышы. Интернеттагы мәгълүматларга караганда, хуҗалары күченгән вакытта песи, авырып тору сәбәпле, өстәмә стресс кичермәсен дип, аны туганнарында калдырып торганнар. Ә терелгәч, аны карап торган туган тиешле кеше песине поездда хуҗалары янына алып киткән. Киров янындагы тукталышта вагон ишекләре ачык булган. Шул чак проводница вагон буйлап йөргән песине күргән. “Кемнеке?” - дип сорауга вагонда җавап бирүче булмагач, урамнан кергән икән дип уйлаган да 25 градус суыкта ишектән чыгарып җибәргән. 7 сәгатьтән артык вакыт үткәч кенә, алып баручы кеше песинең юклыгын күреп алган...

Песи хуҗасы Эдгар бу хәлне белгәч, полициягә гариза язган һәм интернет аша битараф булмаучыларга песине эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Шуннан соң инде телиме-теләмиме, интернеты булган һәр кеше Твикс язмышын күзәтә башлады. Аңа бәйле хәбәрләр әле бер, әле икенче сайтта пәйда булып торды. Кировта 300дән артык кеше бу песине эзләргә күтәрелде. Эзләүләр барышында 12 песине коткардылар. Әмма, кызганычка каршы, Твиксны аянычлы язмыш көткән булып чыкты. Теге тукталыштан 8 км ераклыклыкта аның туңган һәм этләр тарафыннан кимерелгән гәүдәсен генә таптылар.  Вакыт барган саен вайгалар куера барды. Чит илләрдән хайваннарны яклаучылар, ягъни зоозащитниклар, да кушылып китте. Миллионлы язылучылары булган Италия блогерлары әлеге хәл турында көн-төн язып, песидән каһарман, ә проводницадан кабахәт ясады. Аны эшеннән бушатуны гына түгел, ә җәзага тарттыруны сорап, имзалар җыя башладылар. Алай гына түгел, вакыйгалар нәтиҗәсен көтеп тормастан, интернетчылар үзләре аны соцчелтәрләрдә эзләп табарга булган. Бер проводницаны эзәрлекләп, үзенә һәм гаиләсенә яный башлаганнар. Нәтиҗәдә аңа полициягә мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Ә бит ул бөтенләй әлеге вакыйгага бер кысылышы да булмаган проводница булып чыккан... 

Гаепме, хатамы? Проводницаның гаебе нидә соң? Поездларда койрыклы пассажирларга аерым билет алына. Әмма билет песи яки эт дип түгел, ә багаж дип сатыла икән. Проводница ул багажның нәкь менә песи икәнлеген белә алмый, ди аны яклап чыгыш ясаучылар.

Ләкин ничек кенә булмасын, Твиксның үлеме заяга түгел. Бу вакыйгадан соң йорт хайваннарының поездларда сәяхәт итү тәртибенә төгәллекләр керткәннәр. Хәзер проводникларның гаджетларында “койрыклы пассажир”ның куянмы, песиме, этме икәне ачык күренәчәк. Һәм хәтта хуҗасы ачыкланман очракта да аларны поезддан төшереп калдыра алмаячаклар, ә тимер юл хезмәткәрләренә тапшырырга тиешләр.  Ә тегеләре үз чиратында зоозащитникларны чакыртып, аларга тапшырырга тиеш була.

Нәтиҗәләр ясалды кебек. Әмма өендә песи асрамаучыларны да тирән уйларга этәрде бу вакыйга. Һәм иң беренче уй – песине яклаучылар проводницаны яклаучыларга караганда күбрәк булып чыкты. Әлбәттә, хайваннарга карата явыз кыланучыларга барыбыз да каршы. Әмма песи – гаилә әгъзасы ул дип, аны кешедән артык күрү дөресме икән? Хайваннарны яклаучыларның интернетта әледән әле гауга куптаруы еш очрый. Һәм ул фикерләр арасында кешене юк итәргә әзер булучылар арту борчу гына түгел, курку уята хәтта...

Песи сөйгәннәр мәрхәмәтле була диләр
Песи сөйгәннәр мәрхәмәтле була диләр
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: