Барлык яңалыклар
Уйланырга урын бар
12 февраль , 13:10

Кремация көле сәбәпчеме?

"Өч мәет кагыйдәсе"нә ышаныргамы, юкмы?

Кремация көле сәбәпчеме?
Кремация көле сәбәпчеме?

Кырык яшькә җитеп, шөкер, мин  якыннарымны, туганнарымны җирләгәнем булмады әле.  Барысы да озын гомерлеләр, матур тормыш юлы кичерәләр.

Шулай дип сөенеп яшәп ятканда, 94 яшендә нәнәем вафат булды. Без гаилә советына җыелдык һәм аның җәсәден иренең кабере янында күмәргә булдык. Ире ярты гасыр элек вафат булган.

Нәнәйнең гәүдәсен кремацияләделәр. Әти көл салынган савытны өйгә алып кайткан. Аны гөлләр янына куйдык һәм ул берничә көн шунда торды. Ниһаять, әти көлне алып, зиратка алып барды һәм картәти кабере янында күмеп куйды.

Бер ел үтте һәм, ни аяныч, әнием үлде. Тагын да 9 айдан соң әти дә бакыйлыкка күчте. Ә 10 айдан соң олы абыем вафат булды. Бу бик сәер иде, чөнки безнең нәселдә 80 яшькә җитмичә, җаннарын Ходайга тапшырмыйлар иде.

Шуннан соң мин белгән кешеләрдән үлгән кешенең кремацияләүдән калган көл салынган савытны өйгә алып кайтырга ярамаганын белдем. Янәсе дә, шулай була калса, бу йортта өч үлем булачак. Бездә нәкъ шулай булды да. Ләкин фаҗигале тарих өч үлем белән тәмамланмады әле.

Өске катта яшәүче күрше хатыны, минем белән очрашканда фатирны тизрәк бушатуны үтенә башлады. Эш шунда, мин ирем һәм балаларым белән башка районда яшәдем. Ә күрше хатынның фатирында ире һәм ике сабые белән кызым яшәп торды.

 Мин туганнарымны югалтудан тынычланырга, кайгымнан арынырга өлгермәдем, фатирдан мөмкин кадәр тизрәк җиһазларны һәм башка әйберләрне алып китәргә тырыштым. Тиздән бу фатирда яңа гаилә урнашты. Ләкин “өч мәет кагыйдәсе”нең мәрхүмнең көле берничә көн торган фатирга күчеп килгән  һәр яңа гаиләгә кагылуын каян белим мин?!

Өч ай үттеме-юкмы, күрше хатынның оныгы үлде. Кызчык урам аша йөгереп чыкканда аны машина бәрдергән. Ярты елдан соң кияве мәрхүм булды,  ә җиде айдан соң үпкә ялкынсынуы аркасында кызы җан тәслим кылды...

Шуннан соң фатирда янгын чыккан. Сәбәпләрен ачыклый алмадылар.  Йорт авария хәлендә дип танылган һәм тиздән аны сүткәннәр. Бу хәл күп кешеләрнең гомерен саклап калды дип уйлыйм. Менә шундый хәлләр.

  Эльза.

Фото: stroiteh-msk.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: