Уйланырга урын бар
8 февраль 2024, 06:40

Песиләр язмышы

Урамда йөргән хуҗасыз хайваннарга һәркем ярдәм итә ала. Теләсә...

Песиләр язмышыПесиләр язмышы
Песиләр язмышы

Кеше үзен яклый ала, ә хайван юк. Моның белән килешми дә булмый.

Мин табигатем буенча нечкә күңелле кеше. Хайваннарга карата бигрәк тә. Шуңа да бу темага битараф була алмыйм,  –ди волонтер Анжела. – Хайваннарга карата дөрес тәрбия бирү, иң беренче чиратта, әниләр эше ул. Еш кына әниләрнең урамда баласына: “Тимә песигә, борчалыдыр ул!”, “Сыйпама этне, тешләп алмасын!” –дигәнен ишетергә туры килә. Урамда йөргән хуҗасыз хайваннарны сыйпарга кирәкми, әлбәттә. Мин үзем дә беренче булып алай эшләргә ярамый диячәкмен. Әмма хайваннарны бары тик начар итеп күрсәтергә,  подъездга кергән хуҗасыз хайванны бала күз алдында урамга куып чыгарырга кирәкми. Этләр һәм песиләрнең – чир һәм зыян чыганагы булуына инандырып үстерергә кирәкми. Хуҗасыз берәр хайван ятканын күргәнсез икән, “Әйдә кибеткә барып, азык алып килик. Җиргә салыйк да читкә китик, песи (яки эт) ашасын”,– дияргә була. “Әйдә фотога төшерик тә соцчелтәрдә күрсәтик. Бәлки берәрсе килеп алыр,” –дияргә мөмкин.

Син гади урам себерүче яки бик зур фирмада эшләүче хәлле кешеме, аерма юк. Урамда йөргән хуҗасыз хайваннарга бертигез ярдәм итә ала. Әлбәттә, урамдагы бөтен песиләрне өебезгә ташый алмыйбыз. Әмма берне алып була. Үзегезгә алмасагыз, урамнан алыгыз да волонтерларга илтеп бирегез. Сезнең үз гомерегездә бер песи булсын ул. Озын бер гомергә сезнең өчен күп түгел бит. Ә шул кечкенә җан иясе өчен шундый күп ул!

Очраклы рәвештә генә танышкан волонтер сөйләгәнне, авызына карап, тыңлап утырдым. Минем өчен чыннан да читтә кала килгән, күзгә күренмәгән проблема иде бу. Кышын җылыга, җәен бер тамчы суга тилмереп йөри алар.

Әле менә баһыр җаннарның хәтта җылыныр урыны юк, чөнки заманча күпкатлы йорт подвалларына элекке кебек песиләр кереп йөрер өчен махсус ишек-тишек ясамыйлар. Хәтта элекке йортларда торак-коммуналь хуҗалыклар тарафыннан ул тишекләрне томалап, бикләп куялар икән. Һәрхәлдә, Мәскәүдә шулай. Данлыклы Куклачев үзе аларны каерып ачып йөрү белән мәшгуль. Билгеле, быелгы кебек зәмһәрир суыкларда урамда калган песиләрнең күбесен Твкис язмышы көтә. Җылы эзләп, алар яңа килеп туктаган машина астына кереп сыеналар икән. Бигрәк тә песи балалары. Водитель машинасына утырганчы, капотына суккалап, аларны өркетмәсә, тәгәрмәч астында бер җан кыелачак. Моның өчен волонтер булу да, хайваннарны яклаучы зоозащитник булу да, кирәкле һәм артык кирәк булмаган законнар кабул итеп утыручы депутат булу да кирәкми. Игътибарлы кеше булу җитә.

–Халыкның 20 проценты хуҗасыз песиләр, этләр язмышына битараф түгел. Алар кибеттән азык сатып алып (20-30 сум тора), ашатып китә ала. 30 проценты, киресенчә, дрүт аяклы йортсызларны кыерсытырга гына тора. Подъездлардан урамга куып чыгаручылар, типкәләп, машинасы белән тапатып китүчеләр алар. Иң аянычы шул: соңгылары явызлыгын уйлый һәм эшли. Ә йомшак күңелле дип саналган кешеләр нишли? Алар яхшылык турында уйлап куялар да  көндәлек эшләре белән мәшгуль булалар. Алардан тыш, тагын халыкның 50 проценты бар. Алары  әлеге проблеманы күрмәүче битарафлар. Иң куркыныч кешеләр, –ди Анжела.

Бактың исә, мин соңгылар рәтендә булып чыгам бит. Ничек алай? Ә бик гади. Мин – авыл баласы. Ә авылда песиләр ярдәмгә мохтаҗ җан иясе түгел, ә капчыкка салып адаштырсаң да, кайтыр юлын таба белгән, сигез гомерле хайван.Эчәренә суы да, кереп җылыныр мал абзары да бар аларның. Әлбәттә, бу шәһәр проблемасы. Әмма бүген авылдагы кеше иртәгә шәһәргә күчә бит, бигрәк тә яшьләр, балалар... Димәк, бу гомум кешелек проблемасы. Шуңа күрә аңа битараф калырга ярамый. Әлбәттә, без яшәгән чорда усаллашырга, хәтта явызланырга сәбәпләр күп сыман. Әмма бернигә карамастан, кеше булып калырга кирәк. Кем белә, бәлки нәкъ кешедә кешелеклелек, миһербанлык сыйфатларын саклап калуда ярдәм итәр өчен яратылгандыр да ул кечкенә җан ияләре.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас