Статистикага күз салсак, ни кызганыч, рәсми никахлар арта барган саен аерылышулар саны да күбәя. Узган ел Башкортстанда гаиләләр таркалу очраклары кимрәк булган. Әмма шатланырга ашыгырлык урын юк: чөнки рәсми теркәлгән никахлар саны аннан да күбрәккә азайган. Үзегез чагыштырыгыз: Росстат мәгълүматы буенча, рәсми аерылышулар саны, 2022 елга караганда, 2,3 процентка кимегән, ягъни 15392 гаилә таркалган (2022 елда – 15918). ЗАГСта теркәлүчеләр саны – 21433 пар. Бу, 2022 ел белән чагыштырганда, 1844 парга яки 8 процентка азрак. Ил буенча да шундый ук күренеш.
Чынлап та, соңгы чорда өйләнешүчеләр саны елдан-ел кими бара. Моны демографлар табигый хәл, ди. Чөнки 1990-2000нче елларда Русиядә “демографик чокыр” булды – балалар азрак туды. Шуңа хәзер безнең илдә гаилә корыр яшькә җиткәннәр, ягъни 20-30 яшьлекләр бик күп түгел. Өстәвенә, бүген яшьләр иртә гаилә корырга ашыкмый. Элегрәк кызлар 25 яшькә кадәр кияүгә чыгып калырга тырышса, соңгы елларда аларның уртача яше 25тән артып китә. Егетләр исә 30 яшьләре тулмыйча өйләнми. Монда инде яшерен-батырын түгел – матди хәл роль уйный. Тормыш көтәрлек хезмәт хакы, яшәр урының булмаса, гаилә корып, аякка басып китүләре бик авырга төшәргә мөмкин. Ә бәләкәй бала күтәреп, кеше тупсасы таптап йөрисе килми яшьләрнең. Элек эшкә урнашкан яшь гаиләгә тулай торактан урын биргәннәр, хезмәт хаклары да заманасы өчен җитәрлек булган, ә иң мөһиме – барысы да диярлек тигез булган.
Бүген исә бар нәрсә дә акчага барып терәлә. Кавышуларның гына түгел, хәтта кайчакта (бәлки, күп чактадыр да), аерылышуларның сәбәбе дә әнә шул акчага барып төртелә.
“Аерылышкан гаиләләрнең уртача яше – 9,3 ел. Әмма еш кына бергә 7 ел яшәгәннән соң аерылышалар. 20 ел һәм аннан күбрәк яшәгәннән соң аерылышулар 13 процент тәшкил итә. Төп сәбәп – аңлашылмаучанлык, килешеп яши алмау, ир яки хатынның эгоист булуы, көнләшү һәм хыянәт. Яшь гаиләләрнең таркалуы күбрәк матди авырлыкка һәм гаилә кыйммәтләренә хөрмәт булмауга бәйле”, –ди бу ул өлкәдә эксперт Ольга Лебединская.
СССР таркалгананн соң җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләренә караш үзгәрде шул. Һәм кире якка үзгәрде. Аннары, 50 еллап элек ирләр, хатын-кызларга караганда, күбрәк хезмәт хакы ала иде. Хәзер гүзәл затлар да югары хезмәт хакы алып эшли ала. Аның үзен һәм балаларын тәэмин итү мөмкинлеге бар. Шуңа андыйлар җилкуар ирләрдән аерылу ягын карый.
Соңгы чорда аерылуларның акчага бәйле тагын бер сәбәбе барлыкка килде. Ул да булса – дәүләттән түләнүче пособиеләр. Белүебезчә, балаларын ялгыз тәрбияләүчеләргә пособие бирелә. Ир белән хатын икесе дә эшләсә, бу түләүне алу икеле. Аерылышкан очракта зур хезмәт хакы алучы ир “аз керемле гаилә” статусын бозмаячак. Шуңа пособие алу өчен аерылышырга теләүчеләр арта башлаган. Алай да, мондый парлар “кәгазьдә аерылышкан” хәлдә дә бергә яшәүләрен дәвам итә. Әмма дәүләт өчен аерылган булып исәпләнә.
2023 елдан универсаль пособие бирелә башлады. Әгәр гаиләдә җан башына туры килә торган керем күләме төбәктәге яшәү минимумына тулып җитмәсә, пособие балага 17 яше тулганчы түләнә. Әлеге яңалык илдә аерылышулар санын арттырырга мөмкин дип чаң кага демографлар. Эксперт Алексей Ракша әйтүенчә, әлеге ярдәм чарасының нәтиҗәләре бигрәк тә Төньяк Кавказ төбәкләрендә үзен сиздерә башлаган да инде.
Чынлап та, ни гаҗәп: аерылышулар саны буенча мөселман республикалары беренче урында бара. “Мөселман республикаларында төп никах – шәригать кануннары буенча укылганы. Шуңа Төньяк Кавказда, рәсми рәвештә аерылышып, дини никах белән яшәүчеләр күп. ЗАГСның аерылышкан дигән мөһере торгач, гаилә дәүләт күзендә таркалган булып санала. Моны ялгыз аналарга түләнә торган пособиене алу өчен эшлиләр”, – ди демограф.
Аның сүзләренчә, әлеге пособие Русиядәге балаларның өчтән бер өлешенә түләнә. “Сумма искиткеч – ел саен бюджеттан триллион сум. Кавказда балалар күп. Кайчакта пособие күләме әти-әниләрнең хезмәт хакыннан да артып китә”, – дип аңлата Ракша.
Демография институтының Күзәтчелек советы рәисе Юрий Крупнов да экспертның фикерен раслый. “Кавказ төбәкләрендә традиция кыйммәтләре иң мөһиме дип санала. Әмма аларда таркалган никахлар саны чиксез. Илдә гаилә институты җимерек хәлдә: күпме өйләнешәләр – шулкадәр аерылышалар. Никахлар күзлегеннән Русия дөньяда иң нык җимерек хәлдә”, – ди ул.
“Соңгы елларда баласын үзе генә тәрбияләүче ялгыз аналарга дәүләт яхшы пособиеләр түли башлады. Мондый сәясәт булганда, әлбәттә, күп балалы гаиләләрдә әти белән әнигә рәсми рәвештә аерылышуларын теркәү отышлырак. Ягъни бу очракта дәүләтнең социаль сәясәте аерылышучыларны (алар кәгазьдә генә булса да) хуплый булып чыга. Ә бит киресенчә булырга тиеш, – ди демограф Владимир Тимаков “Комсомольская правда”га биргән интервьюсында. – Безгә тулы гаиләләрне дәртләндерү юлларын уйларга, тулы гаиләнең бар яктан да, хәтта шул ук дәүләт ярдәме ягыннан да отышлырак булуын күрсәтергә кирәк”.
Эксперт бу уңайдан берничә юл да тәкъдим итә. “Бәлки, гаиләләрен ташлап киткән, аларны үстерешергә ярдәм итмәгән ирләргә пенсия түләүне туктатырга кирәктер? Ә гаиләләрен саклап кала алган кешеләргә, озак еллар бергә яшәүчеләргә, киресенчә, акчалата премияләр түләргә. Дәүләт бу мәсьәлә белән җитди шөгыльләнергә тиеш. Гаилә мөнәсәбәтләрен саклап кала һәм популярлаштыра торган сәясәт кирәк”, – ди ул.
Икенче яктан, дәүләт өйләнешеп яшәүчеләргә акча түли башласа, ялган никах теркәтүчеләрнең артып китүе дә бар. Шуңа бу мәсьәләне нык төптән уйларга кирәк.