Уйланырга урын бар
2 февраль 2024, 07:10

Ирләр дә хатыннардан калышмый

Аларның да матур күренәсе килә.

time-news.nettime-news.net
time-news.net

Соңгы елларда хатын-кызлар арасында матурлык уколлары ясатучылар күбәйде. Бак дисәң, ир-егетләр дә гүзәл затлардан калышырга теләми икән. Мәскәүдә соңгы өч елда ботокс уколлары ясатучы ирләр саны 70 процентка арткан, дип яза “Mash” каналы.

2021 елга кадәр ир-егетләр арасында матурлык хезмәтләренә күбрәк шоу-бизнес йолдызлары, сәясмәннәр һәм дизайнерлар мөрәҗәгать итсә, бүген бу исемлек шактый киңәйгән. Хәзер дәүләт хезмәтендәгеләр, топ-менеджерлар һәм, 50не үтеп, яшь кризисын кичерүче ирләр арасында да матуррак күренергә омтылучылар арткан.

“Берәүләр “яшьлек” образын сакларга тырышса, икенчеләр өчен инъекцияләр – яшь кызлар белән мөнәсәбәтләрне дәвам итү мөмкинлеге”, – ди косметолог Марият Мухина.

Аның әйтүенчә, ирләр биттәге авыртуларга чыдамрак булырга тырыша, хатын-кызлар кебек эмоцияләрен чыгарып бармыйлар.

Мәскәүдә башланган бу күренеш озакламый бездә дә тамыр җәя башлар микән? Матурлыкка омтылган гүзәл затларның табигатен аңларга була инде. Ә ирләр өчен яшь һәм матуррак булып күренү кирәкме икән соң? Сез ничек уйлыйсыз?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас