Һәркемгә житә җылың.
Дәүләкән районы Чуенчы авылында яшәүче безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез – әниебез, нәнәебез Людмила Газизҗан кызы Вахитованы зур юбилее – 75 яше белән котлыйбыз!
Безнен әниебез күркәм холыклы, сабыр, гадел, ярдәмчел, туган җанлы булуы белән күпләргә үрнәк. Ул бик уңган, кулыннан килмәгән эше юк. Бу сыйфатлары аның һөнәр остасы булып танылуында да зур ярдәм итте. Кадерлебез 45 ел гомерен яшь буынга белем, тәрбия бирүгә багышлады – Чуенчы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләде. Күркәм хезмәте өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнде, авылдашларының, укучыларының рәхмәт сүзләренә, ихтирамына лаек булды. Ул хәзер хаклы ялдагы лаеклы хезмәт ветераны.
Әниебез олы йөрәкле кеше. Ул озак еллар урында яткан ике нәнәебезне дә кадер-хөрмәт күрсәтеп, тәрбияләп соңгы юлга озатты. Әлеге көндә 4 ел элек күрү сәләтен югалткан әтиебезне баладай карап, яратып тәрбияләп яши.
Әтиебез Миңнулла Нәгыйм улы белән алар 54 ел бергә парлы гомер итәләр. Бер ул, бер кыз тәрбияләп үстереп, аякка бастырдылыр, хәлләреннән килгән кадәре әле дә ярдәм итеп торалар. Һәрвакыт туганнары белән аралашып, бер-берсенә таяныч булып яшиләр. Барысы өчен дә олы рәхмәт сүзләрен яраткан “Өмет” гәзите аша җиткерәбез, кайнар теләкләрне кушып, сезгә йөрәктән чыккан кайнар балалык хисләрен юллыйбыз.
Әни! Туганнарыңа, гаиләңә, балаларыңа биргән күңел җылың, игьтибарың белән барыбызны да берләштереп торасың. Син безгә, балаларыңа, эшең, холык-фигылең белән hәрчак үрнәк булдын. Рәхмәт сиңа изге догаларың, төпле киңәшләрең, җылы сүзләрең, нурлы йөзең, тәмле ашларың өчен!
Әни! Үстердегез безне, кеше иттегез. Энем Илнур белән мең рәхмәтләр укып, сезгә озын, бәрәкәтле гомер телибез!
Киләчәктә әти белән бергә янәшә, исән-сау булып, бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, hаман шулай сез-безгә, без-сезгә терәк булып, матур, тигез гомер итегез!
Кадерле әниебез! Сиңа бәхетле озын гомер, сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез! Безгә эшләгән яхшылыкларың үзеңә тик изгелек булып кайтсын.
Без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз!
Өебезнең кояшы — син,
Һәркемгә житә җылың.
Әти белән парлы килеш
Җырлагыз тормыш җырын.
Барлык якыннарың исеменнән – кызың Лена, оныгың Эдуард.
Хөрмәтле Людмила Газизҗан кызын без "Өмет"челәр дә юбилее уңаеннан кайнар котлыйбыз. Тигез гомерләр, ныклы сәламәтлек, яшәү шатлыгы телибез.
Кадерле дуслар, "Өмет" гәзите аша сез дә якыннарыгызны җылы итеп тәбрикли аласыз. Хатлар языгыз.