Уйланырга урын бар
29 гыйнвар 2024, 10:45

Газиз баласын кызганмаган

Франциядә 9 яшьлек бала ике ел буена салкын бинада һәм җылы ашсыз яшәгән.

Газиз баласын кызганмаганГазиз баласын кызганмаган
Газиз баласын кызганмаган

Ташланган бала Нарзак каласында яшәгән. Фатирда электр һәм су сүндерелгән булган. Бала 2 ел буена консервалар, кекслар һәм помидор ашаган, күршеләре кызганып ашарга биргәләгән. Бала салкын су белән юынган һәм өч кат одеал астында йокы капчыгында йоклаган. Шул ук вакытта малай көн саен мәктәпкә йөргән һәм өйгә бирелгән эшләрне үтәп килгән. Яхшы укуы сәбәпле бала гаиләсенең имин булмавына беркем дә шикләнмәгән.
2022 елда властьлар ниһаять хәлләр торышын белгән. Моңа аноним күршесенең малайның хәле турында полициягә хәбәр итүе сәбәпче булган. Асылда, 2020 елда 39 яшьлек әни дигән зат баласын ташлап күрше каладагы бер ир янына күчкән. Баласына сирәк кенә ашарга китергәләгән. Йортта яшәүчеләр хатынны акылына килергә чакырганнар, ләкин ул аларга кысылмаска кушкан.
Хәсрәт ана суд каршында үзен аклый алмаган. Суд кесә телефоны буенча хатынның күп вакытын читтә уздыруын исбатлаган. Балигъ яштә булмаган баласын куркыныч хәлдә ялгыз калдырганы өчен хатынны 6 айга өендә утыру (арест) турында карар чыгарганнар.
Бик җиңел котылган түгелме ана дигән галәмәт? Ә бала еллар буена әнисез иза чиккән. Бала өчен көне айга тиң бит...
Хатын ана хокугыннан мәхрүм ителгән, малай башка гаиләгә тәрбиягә тапшырылган.

Фото: foto-ram.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас