Уйланырга урын бар
26 Января 2024, 05:26

“Монда тормышның кадерен ныграк аңлыйсың...”

Шулай ди СВО зонасына юлланган ханым.

«Благоварские вести»«Благоварские вести»
«Благоварские вести»

Соңгы вакытта махсус хәрби операциягә гүзәл затлар да кушыла башлады. Благовар районында яшәүче “Шеф” позывнойлы ханым да хәрбиләргә ярдәм итү юлын сайлаган. Ул “Башкортостан” мотоукчылар полкының Әхмәт Дәүләтов исемендәге медицина ротасында пешекче булып хезмәт итә.

“Благовар хәбәрләре” гәзите язуынча, ханым озак еллар авылда пешекче булып эшләгән. Оныкларын карашкан. Узган җәй ул илнең Оборона министрлыгы белән контракт төзергә хәл итә. “Мин бу адымга ныклы уйлап бардым”, – ди “Шеф”. Ул Самара өлкәсендә тагын берничә хатын-кыз белән хәрби әзерлек үтә. Аларны кыр шартларында пешерергә генә түгел, ә медицина ярдәме күрсәтергә, корал белән эшләргә өйрәтәләр.

Сентябрьдән аларның подразделениесе хәрби хәрәкәтләр территориясенә керә. СВО зонасында тормышның кадерен ныграк аңлый башладым, ди ханым. “Безнең табиблар, шәфкать туташлары, санитаркалар, пешекчеләр – үз һөнәрләренең иң остасы. Алар барысын да эшли белә. Күз алдына китерегез: җимерек бинада тиз арада госпиталь ясарга кирәк – мөмкин булган бар инфраструктураны тергезергә, шартлар тудырырга, яралыларны дәвалый башларга...  Берәү дә вакыт белән исәпләшми, барысы да бер механизм кебек эшли”, – дип сөйләгән “Шеф”.

Аның янында “Улым” позывнойлы хатын хезмәт итүен дә бәян иткән ул. Аның улы 2022 елда махсус хәрби операция зонасында үлә. Шуннан соң ана кеше Башкортстан егетләренә ярдәм итәргә була.

“Бу искиткеч кыюлык үрнәге. Мондый кешеләр белән очраштырган өчен язмышыма рәхмәтлемен”, – ди “Шеф”.

Һәммәсе дә исән-имин әйләнеп кайтсыннар дип телик. 

Әйткәндәй, ил җитәкчесе Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучы һәркемгә ярдәм чаралары тулысынча күрсәтелергә тиеш, диде. 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас