Уйланырга урын бар
22 гыйнвар 2024, 10:22

Юл михнәтен кичүчеләр ни хәлдә?

Кемнәр моңа хисап тотар, җавап бирүче булырмы икән?

Юл михнәтен кичүчеләр ни хәлдә?Юл михнәтен кичүчеләр ни хәлдә?
Юл михнәтен кичүчеләр ни хәлдә?

Кемнәр моңа хисап тотар, җавап бирүче булырмы икән?

 

Кичә республиканы кисеп үтүче М-7 һәм М-5 федераль трассаларындагы хәлләр коточкыч булды, дисәм, һич арттыру булмас.

Бүген хәбәрләр баганасында, 21 гыйнварда М-7 трассасында  Илеш районының Исәмәт авылында (1174 км) җылыну пункты оештырылды, дип хәбәр ителә. Анда 45 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Кемнәргәдер эчәр су кирәк булган, водительләрнең азык-төлеге беткән, ә берсе ягулыксыз калган булган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ә менә  М-5 федераль трассасында Уфа ягына юлланган юлчылар Кандра-Чишмә аралыгында кар тоткынлыгында калган йөзләгән машина һәм андагы халык  турында хәстәрлек күрелдеме икән? Ничек булып бетте икән кичә ул юлчыларның язмышы?  Хәлбуки, сәгать кичке биштән соң да бу трассада бер машина үтәрлек тә юл ачылмаган, җиңел машиналар көрткә баткан һәм кешеләрнең ярдәмчесезлеген аңлаган буран, котырып-котырып, юлларга карны сылап-сылап күмеп бара иде.  Кемнәрдер тыгын уртасында калган машиналарын көрәк беләен казып чыгарырга маташты. Юлчылар  юл хезмәте техникасы, МЧС, ГИБДД килеп чыкмасмы, дип өметләнебрәк көтсә дә,  Чишмә чатында яңа эшкә керешкән ике грейдердан тыш (бу вакытта  көн үткән, кичке  алтынчы иде), башка техника күренмәде.  Юл-коткару  “буханкасы” да, никтер, кар тоткынлыгында калган  машиналардан дистәгә якын чакрым ераклыкта,  тап-такыр җирдә туктап тора иде.

 “Ватсап, телеграм кебек мессенджерлар тотмый, телефон эләмтәсе начар! Мең михнәт белән 112не җыеп шалтырату да нәтиҗә бирмәде. Телефонны алучы, җавап бирүче булмады!” – диделәр бездән соң  шул афәтне кичеп чыга алган туганнар.

  Кичәге көн М-5 федераль трассасы 1997 елның мартында  шәхсән минем истә калган авыл юлыннан (6 чакрымны 5 сәгатьтә трактор ярдәмендә ерып үткән идек) бернәрсәсе белән дә аерылмый иде.  Гади акыл белән генә уйлап карасаң да,  көрткә чумып калган ул җиңел машиналарда яшь балалы гаиләләр дә, авырулар да, өлкәннәр дә, кемнәр генә җәфа чикмәде икән?.. Сәгатьләр буена машинаны эшләтеп утырырга мәҗбүр булып, ягулыгы нульгә төшеп беткәннәр ни кылгандыр?.. Уйласаң, уелып китәрлек хәлләр күзәтелде кичә республика юлларында.   Ә анда еш йөрүчеләр исә, без көн дә шул хәлдәбез, диде...

Көрт трассаның аерым өлешләрендә хасыйл булган. Кардан тазарту техникасы трассага иртәрәк чыккан булса, мондый аянычлы хәлләр туар идеме? Хәлбуки, мондый буранлы көннәрдә “Имин һәм хәвефсез автомобиль юллары” дигән галәмәт зур гомумдәүләт проекты кысаларында алар көне-төне кизү торырга тиеш түгелме  икән?  Юл салымы түләүчеләрдә бу сорау да туды, әлбәттә. Ә кемнән сорарга? Юл хәрәкәте кагыйдәсен бозсаң, гаеплесең, дип, шундук килеп җитәләр. Ә монда кемне җавапка тарттырырлар?

Буран тынды, бүген юлларны ачтылар, диләр. Ә кичә көрт әсирлегендә калган кешеләрнең барысы да исән-имин калдымы, барасы җиренә исән-сау барып җитә алдымы икән? Кемнәр моңа хисап тотар, җавап бирүче булырмы икән?

Фото:  bashgazet.ru

Юл михнәтен кичүчеләр ни хәлдә?
Юл михнәтен кичүчеләр ни хәлдә?
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас