Ни гаҗәп: технологик мөмкинлекләр үсә барган заманда яшәсәк тә, бүген синоптикларның фаразлары кайсыбердә дөреслеккә туры килми. Табигатьтә начар һава торышы юк, дисәләр дә, кайчан эссе буласын, яисә кайларда кар-буран котырачагын алдан белеп тору хәерле. Чөнки һава торышындагы үзгәрешләр кайсыбер кешеләрнең сәламәтлегенә сизелерлек йогынты ясарга мөмкин. Җир эшләрен башкаручыларга да табигать шартларын исәпкә алырга кирәк.
Югыйсә, исегездәдер, былтыр яз бик иртә килде, май башында ук көннәр эссе торды, ә аннары, борын төрткән яшь үсентеләрне кырау сукты. Кайсыберәүләр бәрәңгеләрен икенче, хәтта өченче тапкырга утыртты. Менә шундый очракларда, әйтик, уңышка зыян килгәндә, синоптиклар төгәл булмаган фаразлары өчен җавап тотарга тиешме дип сораучылар бар.
Синоптиклар күрәзәче түгел икәнлеген барыбыз да беләбез. Алай да фикерләр төрле. Мәсәлән, Дәүләт Думасы депутаты Ярослав Нилов болай ди: “Метеорологлар да, бүтән һөнәр вәкиллләре кебек, үз бурычларын башкарган яки тиешенчә башкармаган өчен җаваплы булырга тиеш. Бигрәк тә, аларның эше өчен дәүләт бюджетыннан түләнгән очракта. Чөнки ул акчалар безнең һәм сезнең салымнардан түләнә. Дөрес булмаган фаразлар нәтиҗәсендә кешеләргә зыян килә икән, гражданнарның хокуклары якланырга тиеш.
Әлбәттә, синоптикларның мәгълүматы нибары фараз икәнлеген дә онытырга ярамый. Ул я тормышка аша, я юк. Шуңа, аларга карата җитди штрафлар кертү турында фикер алышканда ныклап уйларга кирәк – киләчәктә метеорологлар нинди дә булса фараз бирүдән куркырлык булмасын. Хата киткән очракта анык анализ ясалырга тиеш: ул белгечнең үз эшенә салкын каравыннан килеп чыкканмы, әллә табигать аномалиясеме – барысын да исәпкә алу мөһим. Соңгысында синоптикның гаебе була алмый. Әмма ул һәрвакыт шуны исендә тотарга тиеш – бурычларын тиешле үтәмәгән һәм һава торышын үз белдеге белән “сурәтләгән” өчен җавап тотарга туры киләчәк”.
Әлеге өлкә белгечләре бу фикер белән килешми. Мәскәү дәүләт университеты география факультетының метеорология һәм климатология кафедрасы гыйльми хезмәткәре Владимир Платонов синоптикларга карата җитди җәзаларга каршымын, ди.
“Һава торышы фаразларының төгәллеге һәрвакыт арта бара. Кешеләр аны сизми генә. XX гасыр ахырында гына иртәгәгә фаразларның туры килүе 90 процент иде. Хәзер алар 97 процентка тормышка аша. Ә өч тәүлеккә фаразлар төгәллеге 90 процентка җитә.
Бүген һава торышы фаразлары, метеокүзәтүләр мәгълүматлары компьютер модельләре ярдәмендә билгеләнә. Гаять күп күләмдә мәгълүмат эшкәртелә. Әмма һава торышы шартлары турында абсолют төгәл белеп булмый. Моннан тыш, атмосферадагы хәрәкәтләр билгеле тәртип белән генә бармый. Шуңа озайлы вакытка бирелгән фаразларда вакыт үтү белән хаталар арта бара. Теория буенча, ике атнадан күбрәккә бирелгән фаразларда хаталар күбәя. Гамәлдә исә, бу 10 көн аралыгыннан соң күренә. Без билгеле бер циклон һәм аңа бәйле һава торышы турында әйтә алабыз. Чөнки ул бер атна тирәсе “яши”. Әмма аннан соңгы циклоннар яки аларны кайчан антициклоннар алмаштырачагын фаразлавы күпкә авыррак.
Һава торышы фаразларының сыйфаты киләчәктә дә артачак. Ләкин 100 процентка җитү мөмкин түгел, минемчә”.
Күрүебезчә, карашлар төрле. Элекке кебек, һава торышына кагылышлы сынамышлар да бик туры килеп бетми бит хәзер. Әллә кешеләр табигатьне үзгәртте, әллә табигать заманчага әйләндеме? Әмма шунысы үзгәрешсез кала: иртәгә һава торышы ничек булыр икән дигән сорау һәр заманда да актуаль булачак. Шулай булгач, синоптикларның хезмәте бик кирәк. Ә төгәл булмаган фаразлар өчен җәза салу кирәкме соң? Ничек уйлыйсыз?