Буранда балык тотарга барудан алда уйларга кирәк тә бит...
Мәләвез районында яшәгән һәм кышын балык тотарга яраткан ике ир чак харап булмаган. Вакыйга Дмитриевка авылы янында булган.
Бу икәү машиналарын Зиргән-Нордовка юлында калдырып, шул тирәдәге күлгә балык тотарга киткәннәр. Ләкин, кайтырга вакыт җиткәч, кире юлны таба алмый адашканнар. Ни өчен дигәндә, буран чыгып, аларның сукмакларын кар белән тигезләп куйган булган. Ярый, шул вакытта телефоннарының зарядкасы бетмәгән дә, ярый үзләренең 112 хезмәтенә шалтыратырга һушлары җиткән!
Коткаручылар бәлагә юлыгучыларның палатка куеп, булдыра алганча шунда салкынны кичерүләре хакында хәбәр алган. Сигнал бирү ярдәмендә алар балыкчыларның сулыктан 400 метрга, ә трассадан 2 чакрым ераклыкка китүен ачыклаганнар. Озакламый балыкчылар тагын да юлны эзләп табу өчен кузгалган һәм автомобильләре янына барып җиткән.
Фото: ГКЧС РБ.