Уйланырга урын бар
12 гыйнвар 2024, 06:52

Тормыш төбенә тәгәрәргә озак түгел...

Аннан чыгуы гына авыр. 

triptonkosti.rutriptonkosti.ru
triptonkosti.ru

Яңа ел каникуллары вакытында күзәтелгән һәм, гомумән, болай да еш очрап торган гадәттән тыш хәлләр, начар күренешләр проблемасы хөкүмәтнең быелгы беренче киңәшмәсендә үк күтәрелде. Аны ничек хәл итү кирәклеге әйтелде. Бу уңайдан әбҗәлилләрнең тәҗрибәсе бар икән. Әлеге киңәшмәдә район башлыгы Илдар Нәфыйков 2019 елдан алып барылган эшләре белән таныштырды.

“Статистиканы өйрәнгәч, шуны аңладык: районда янгыннар, өшеп-туңулар, гаиләләрдәге көнкүреш ызгыш-сугышлар, исерткеч эчемлекләр куллану, притоннар кебек начар күренешләрнең 70-75 проценты эчкечелек белән мавыккан, начар тормыш алып барган гаиләләрдән чыга, – диде ул. – Моны ачыклагач, без әлеге гаиләләрнең исемлеген төзеп, аларны аерым контрольгә алырга хәл иттек. Һәр гаиләгә авылларның урындагы актив вәкилләре арасыннан бер кешене беркеттек. Алар – депутатлар, фельдшерлар, хатын-кызлар советлары әгъзалары, старосталар, укытучылар, почтальоннар”.

Аннары район үзәгендә тәүлек әйләнәсе эшләүче кайнар линиясе булган штаб төзелә. Яңа ел бәйрәмнәре чорында активистлар, үзләренә беркетелгән гаиләләргә көненә ике тапкыр барып, алар турында штабка мәгълүмат тапшыра. Бу чорда район башлыгы көн саен штаб утырышлары үткәрә һәм анда барлык мәгълүмат тикшерелә.

“Быел да әлеге эш алып барылды. 454 гаилә даими күзәтү астында тора. 2019 елда аларның саны 575 иде. Биш ел эчендә тиз арада хәл итү системасы булдырылды. Туктый алмый эчкән кешеләрне район дәваханәсенең наркология бүлегенә алып китәбез. Бу чорга бүлектә койка-урыннар санын 30га кадәр арттырабыз. Мәсәлән, быел 40тан артык кешене тиз арада дәваладык”, – дип бәян итте Илдар Нәфыйков.

Әтисе дә, әнисе дә эчкән һәм хәвеф астында калган балаларны лагерьга урнаштырып торалар. Ә әти-әниләрен, югарыда әйтелгәнчә, дәвалауга алып китәләр. “Бу вакытта лагерь тулысынча эшли, туклану оештырыла, көндез тәрбиячеләр ачык һавада уеннар оештыра, балаларга Кыш бабай һәм Карсылу килә. Быел 8 баланы лагерьга вакытлыча урнаштырып торырга туры килде”, – ди район башлыгы.

Һәм, әлбәттә, әлеге гаиләләрнең торак шартларына да, җылыту сезонына әзерлегенә дә зур игътибар бирелә.

“Янгыннарны булдырмау өчен зур профилактик эш алып барыла. Мәсәлән, имин булмаган гаиләләр яшәгән 70 өйдә электрүткәргечләр тулысынча алмаштырылды, 25 җылыту мичләрен ремонтладык, ә 3 йортта, фаҗигагә юл куймас өчен, капиталь ремонт ясарга туры килде диярлек, – дип сөйләде Илдар Нәфыйков. – Чөнки белүебезчә, электрүткәргечләрнең төзек булмавы һәм җылыту мичләре белән проблемалар, республика статистикасы буенча да, район саннары буенча да, бар янгыннарның төп ике сәбәбе булып тора”.

Район җитәкчесе әйтүенчә, имин булмаган гаиләләр белән эшләүдә уңай күрсәткечләргә һәм карашларны үзгәртүгә ирешү – гаять авыр. Алай да даими эшләү үз нәтиҗәләрен бирә. “Даими патронаж, административ һәм социаль контроль районда социаль ятимнәр һәм ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәрнең саны кимүгә, янгыннарны, аларда үлүчеләрне һәм башка тышкы сәбәпләр аркасында үлемнәрне азайтуга ирешергә ярдәм итте”, – диде ул.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларына әлеге тәҗрибәне өйрәнергә, Әбҗәлил районы җитәкчесе белән сөйләшергә киңәш итте. “Һәр гаилә – безнең кешеләр. Бәлагә тарыганнар икән, аларга мөнәсәбәт югарыда бәян ителгәнчә булырга тиеш. Аеруча балалар булган гаиләләр игътибарда тотылырга тиеш”, – дип кисәтте Радий Фәрит улы.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас