Яңа елга аяк басуыбызга әллә ни күп вакыт та үтмәде. Ләкин шул вакыт эчендә һава торышы кырык төрлегә үзгәрергә өлгерде, дияргә була.
Яңа елның беренче эш атнасында каты салкыннар булачак, һава температурасы -37 градуска җитәчәк дип кисәткән иделәр. Хәтта республика җитәкчесе Радий Хәбировның Вконтакте социаль челтәрендә “Суык булачак, укучыларның каникулларын бер-ике көнгә озайтсагыз иде” дигән үтенеч калдыручылар да булды. Әмма, шөкер, күп урында термометр күрсәткечләре ул кадәр үк түбәнгә төшеп китмәде. Алай да кайсыбер районнарда -40 градусны үтеп киткән очраклар булды.
Ил буенча да кайсыбер төбәкләрдә Яңа ел каникулларында зәмһәрир салкыннар хакимлек итте. Архангель өлкәсендә, Пермь крае һәм Коми республикасында -42 градуска кадәр җитте. Ә Якутиянең бер авылында һава температурасы -55 градуска кадәр түбәнәйгән!
Синоптиклар фаразларына караганда, салкыннардан соң җылытачак, аннары тагын суытачак... Ни өчен һава торышы холыксыз кияү кебек кылана соң? Бу күренешне Русия Гидрометүзәкнең гыйльми җитәкчесе Роман Вильфанд болай аңлата: “Кышын һава торышының үзгәрүчәнлеге, җәйге белән чагыштырганда, ике тапкырга артыграк. Чөнки кышын кояш энергиясе бернинди дә роль уйнамый диярлек. Бигрәк тә әлеге вакытта – көннең яктысы кыска булганда. Һава торышы адвекциягә, ягъни һава массаларының кайдан һәм ничек күчеп йөрүенә генә бәйле. Әгәр төньяктан, Арктикадан килсәләр, димәк, салкын булачак. Көньяктан яки көнбатыштан килсәләр – җылыта”.
Аннары, бүген һава торышы да, әллә заманга яраклашырга тырышамы – бик тиз үзгәреп тора: иртәнге фараз кичкә ярамый. Шуңа синоптиклар да сак кына фараз кыла. Роман Вильфанд та: “Гыйнварның икенче яртысында һәм февральдә җылы көннәр ешрак булачак”, – дип сак кына әйтә.