Төбәк парламентының һәм урындагы советларның рәттән ике утырышка килмәгән депутатлары вәкаләтләре белән вакытыннан алда хушлашырга мөмкин.
Чөнки Башкортстан Дәүләт Җыелышы – Корылтайның Дәүләт төзелеше һәм урындагы үзидарә буенча комитеты шул хакта закон проекты әзерләгән. Әлеге инициативаны Дәүләт Думасына җибәрергә җыеналар, дип яза “РБК-Уфа” басмасы.
Әле нигезле сәбәпләр (мәсәлән, чирләү яки эш буенча командировка) булмаган килеш ярты ел буена бер утырышка да йөрмәү депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатуга нигез булып тора. Хәзер бу норманы ике утырышка кадәр кыскартырга тәкъдим итәләр. Закон проекты авторлары фикеренчә, алты ай – нигезсез һәм бик озак срок. Әгәр проектта әйтелгән тәкъдимнәр кабул ителсә, ул төбәк парламентлары һәм урындагы советлар эшчәнлегендә тотрыклылыкны арттырачак, диләр авторлар.
Элек республика законнарында рәттән ике “прогул” өчен депутат статусыннан мәхрүм итү турында норма бар иде, ди проект авторларының берсе Владимир Нагорный. Соңрак, төбәк законнарын федераль кануннарга яраклаштыру кысаларында әлеге норманы үзгәрткәннәр.
“Бәлки, безнең әлеге тәкъдимне кире кагарлар, әмма без аны кертергә кирәк дип исәплибез”, – ди депутат.
Ә сез ничек уйлыйсыз?