Кубаньнең Дин районында ата-аналарны Яңа ел тамашасында Карсылу булып киенгән үсмер малайның чыгышын тасвирлаган видеоязма ачуландырган.
Мәктәптәге Яңа ел бәйрәме декабрьдә үк узган, әмма өлкәннәрнең эчен пошырган видеоязма күптән түгел генә таралган.
Видео кадрларында Карсылу киемендәге югары сыйныф укучысы Кыш Бабайның таягы тирәли бии һәм башлыгы белән бияләйләрен салып ташлый. Аның бу хәркәтләре яшьтәшләре алкышлары һәм кычкырган тавышлары астында бара.
Соңрак мәктәптә хәбәр итүләренчә, тамашаны оештыручылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәкләр. Чыгышны КВНда катнашучы үсмерләр әзерләгән, алар мәктәпкә Яңа ел символлары белән кызыклы номер сәхнәләштерергә вәгъдә иткән булган. Укытучылар, имеш, үсмерләрнең берсе Карсылу булып киенәчәген белмәгән.
Уйлап-уйлап куям да... Рус эстрадасында да бар иде бит хатын-кыз киеме киеп чыгыш ясаучы артистлар. Мәсәлән, Вероника Маврикиевна һәм Авдотья Никитична (Вадим Тонков һәм Борис Владимиров), 90нчы еллар башында чыгыш ясый башлаган “Новые русские бабки” дуэты да булды, хәтерлисездер бит? Болар – Сергей Чванов һәм Игорь Касилов. “Мунча ташы” татар эстрада театрында да бу алымны еш кулланалар. Бар нәрсәдә дә ЛГБТ пропагандасын күзалларга кирәкме икән?
Чыганак: lenta.ru