Уйланырга урын бар
8 гыйнвар 2024, 08:22

Дөнья гел син дигәнчә шома гына бармый шул...

Кайчакта кредит түләргә дә акча җитми.

pro-investing.rupro-investing.ru
pro-investing.ru

Дөнья гел син дигәнчә шома гына бармый: бер җайланып китә, бер кирегә борыла... Ә тормыш акчага бәйләнгән. Бүген күпләребез кредит-иптокега түли. Әнә шул дөнья кирегә борылган чакларда акча җитмәве бар. 

Быелдан башлап, кредит каникулларын алу хокукына кагылышлы закон үз көченә керде. Моңа кадәр кредит каникуллары белән 2023 ел ахырына кадәр генә кулланып була иде, анысы да кредитны 2022 елның 1 мартына кадәр алучыларга гына кагылды. Хәзер, заемщик кереме кимегән хәлдә һәм гадәттән тыш хәлдә каза күргән очракларда кредит яки займ буенча берәр тапкыр кредит каникуллары рәсмиләштерә ала, дип аңлаталар Үзәк банктан.

Әгәр кешенең кереме соңгы ике айда, аңа кадәрге 12 айның уртача күрсәткече белән чагыштырганда, 30 проценттан күбрәккә кимесә, ул кредит каникулына исәп тота ала. Кредит буенча түләүләрне 6 айга кадәр туктатып торырга мөмкин.

“Бу закон авыр тормыш хәленә юлыккан гражданнарны яклаячак. Ул заемщикны банкротлыкка чыгудан коткарып калса, кредиторга кредитның түләнми калырга мөмкин булу хәвефен киметә, – ди Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин. – Әгәр кеше чирләп китсә, эшен югалтса һәм аның айлык кереме 30 проценттан күбрәккә төшсә, ул ярты елга кадәр кулланучы кредитын түләмәскә мөмкин”.

Тагын бер әтнәкесе бар: каникулларны кредит яки займ күләме Русия Хөкүмәте билгеләгән максимумнан артмаган очракта гына алып була. Әлегә бу чикләр автокредитлар буенча – 1,6 миллион сум, калган кредит һәм займнар буенча – 450 мең сум, кредит карталары буенча 150 мең сум дип билгеләнә.

Каникул вакытында “неустойка” (штраф, пеня) исәпләнми, кредитор залогны тартып алырга яки поручительгә мөрәҗәгать итәргә тиеш түгел. Шул ук вакытта процентлар тулысынча исәпләнеп бара, заемщик аларны каникуллар тәмамлагач каплый.

Кредит каникуллары турындагы мәгълүмат кредит тарихына язалачак, әмма аны начарлатмаячак. 

Исегезгә төшерәбез: кредит каникуллары беренче тапкыр 2020 елда – коронавирус пандемиясе вакытында – бизнеска һәм гражданнарга ярдәм итү максатында кертелде. 2022 елда ул тагын тергезелде. Һәм бу елдан кулланучылар кредитлары өчен каникуллар даими булачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас