Уйланырга урын бар
8 гыйнвар 2024, 07:01

Бәхет акчада түгел, дисәләр дә...

Бүгенге заманда акчасыз яшәп буламы соң?

krasivoe-foto.rukrasivoe-foto.ru
krasivoe-foto.ru

Яңа елга да аяк бастык. Аждаһа елы да, калганнар кебек үк, үз күчтәнәчләре белән килә. Быелдан яңа законнар, яңа кагыйдәләр үз көченә керә.

Әйе, ни дисәк тә, бүгенге көндә, бушның атасы гына түгел, инәсе дә үлгән заманда акчасыз яшәп булмый. Шуңа социаль мәсьәләләр – хезмәт хаклары, пенсияләр, пособиеләр һәм башка төр түләүләр – кешеләрне иң нык борчыган сорауларның берсе булып тора.

Хезмәт хаклары артырмы?

1 гыйнвардан илдә хезмәт хакының минималь күләме 18,5 процентка артты. Һәм хәзер ул ил буенча 19242 сум тәшкил итә. Яңа МРОТ ярдәмендә 5 миллионга якын кешенең эш хаклары арта. Бу үзгәреш күп кенә пособиеләрнең күләменә, шул исәптән вакытлыча эшкә яраксызлык, йөклелек һәм бала табу буенча түләүләрнең артуына китерә.

Башкортстанда минималь хезмәт хакы, район коэффициентын исәпләгәч, НДФЛны алганга кадәр 22128 сум тәшкил итәчәк.

Пенсия килә

Эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре дә ел башыннан 7,5 процентка артты. Аңа кадәр 4,6 процентка артачак дигәннәр иде.

Әлеге индексация Башкортстанның 1 миллион пенсионерына кагыла. Нәтиҗәдә республикада эшләмәүче пенсионерларның яшь буенча пенсиясенең уртача күләме 22 мең сумга җитә, диләр Социаль фондның Башкортстан буенча бүлегеннән. 

Яшәүнең үз минимумы

Гыйнвардан шулай ук күп пособиеләр күләменә йогынты ясаучы яшәү минимумы арта. Гамәлдә булган кагыйдәләргә ярашлы, пособие күләме һәр төбәктә балага яки хезмәт яшендәге кешегә билгеләнгән яшәү минимумыннан чыгып исәпләнә. Ул балалы гаиләләргә һәм йөкле хатыннарга бирелә. Күләме, гаиләнең керемен исәпкә алып, яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә. Яшәү минимумы индексацияләнгән саен түләүләр дә арта.

Башкортстанда 2024 елда бердәм пособие күләме 6670 (50% булган очракта) сум, 10 005 сум (75%) һәм 13 340 сум (100%), йөкле хатын-кызларга 7495 сум (50%), 11 243 сум (75%) һәм 14 991 сум (100%) булачак.

Моннан тыш, балалар өчен күләме яшәү минимумына бәйле булган калган түләүләр дә арта. Боларга беренче балага 3 яшькә кадәрге айлык пособие яки ана капиталыннан айлык түләүләр керә. Ике пособие дә балага яшәү минимумы күләмендә бирелә. Яңа елдан түләүләр күләме 1000 сумнан күбрәккә артты һәм хәзер ул республикада ай саен 13340 сум тәшкил итә.

Әйткәндәй, узган ел Башкортстанда 3 меңнән күбрәк гаилә ана капиталыннан айлык түләүләр ала башлаган.

 “Бар артуларны да Социаль фонд автомат рәвештә башкара, гариза таләп ителми. Шуңа республика халкына каядыр мөрәҗәгать итәргә кирәкми”, – ди Русия Социаль фондының Башкортстан буенча бүлеге идарәчесе Фәнил Вахитов.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас