Авыл – бөтен дөнья “цивилизация” дигән шарлавыкка эләгеп, тыйгысыз каядыр ашыкканда, глобальләшеп, милләтләр үз йөзен югалтканда, халыкларның рухи байлыгын саклап калырга тырышучы, кешелеккә хас булган ихлас, гади мөнәсәбәтләрне җуймаска омтылучы кечкенә утрауны хәтерләтә. Мәдәният йорты исә шул утрауның үзәге. Ул үзәкнең хәлкәйләре генә үзәкләрне өзмәле...
Журналист булып эшли башлаган елларда клубларга бәйле хатлар күп килә иде. Нигездә аларның эчтәлеге бер-берсенә охшаш – авылда клуб юк, я эшләми, я начар эшли. Яшьләргә нишләргә? Хәзер андый хатларны күргән юк. Әллә клублары яхшы эшли башлады, әллә яшьләре бетте. Әллә хикмәт икесендә дә...
Соңгы елларда авыл мәдәният йортларының эшчәнлеген яхшыртуга дәүләт татарфыннан игътибар бермә-бер артты. “Мәдәният” милли проекты кысаларында шактый авылларда мәдәният йортлары яңартыла. Әле тегендә, әле монда китапханәне дә үз эченә алган күп функцияле үзәкләр ачыла. Эреле-ваклы түрәләр килеп, ал тасманы кискән көнне концертлар шыгрым тулы залларда шаулап үтә. Күкерт башлы шырпы янган кебек. Тик менә ул күкерт шырпының очында гына була шул. Ә аннан... Ә аннан көндәлек тормыш башлана. Бер сүз белән әйткәндә, мәдәни үзәге яңарса да, проблемасы иске кала - йөрми халык клубка.
Нәрсә күрмәгән ул анда?
Сәнгать бүлеге журналисты буларак социаль челтәрләр аша республиканың бик күп авыл мәдәният йортлары төркемнәре белән “дуслык”та торам. Һәр бәйрәм саен алар үз эшчәнлекләренә фото һәм видео отчет ясый. (Безнең заманның уйлап табылган шундый бер чире бар бит инде). Концерттан концертка, кичәдән кичәгә сәхнәләрдә өлкән һәм зур хатын-кызлардан (яшь һәм размер турында сүз бара) торган ансамбльләр чыгыш ясый. Кайбер клубларда “кызлар” янына шактый яшьтә булса да гармунчы бабай да чыгып баса. Соңгысын чак кына арттырып җибәргәнмендер, бәлки. Юк-юк та гармунчыларны теше коелып бетмәгән ир-узаманнар арасыннан да табарга була әле. Ләкин әйтергә теләгәнемне аңладыгыз инде: сәхнәдә гел бер үк кешеләр һәм гадәттә алар яшьлекләренең “алтын юбилеен” каршыларга җыенучылар була. “Ахирәтләр”, “Җиңгәчәйләр”, “Абыстайлар” һ.б. Ансамбльләрне ничек атасаң да, эчтәлеге шул бер инде. Бер авылда хәтта "Картаямыни соң йөрәк?" дип аталган әбиләр клубы эшли икән. Мин моңа каршы түгел! Тормышның “кырыктан соң гына башланганын” беләбез. Илледән соң да, алтмыштан соң да башланадыр ул. Тик менә нигә кырыкка кадәр “бетә” икән? Нигә дәрт, чәм сүнә? Нигә соң сәхнәләрдә яшьләр юк?
Ашаган белми, тураган белә дигәндәй, клуб эшчеләре бердәм булып бүгенге көндә сәхнәне әбиләр һәм бәбиләр тотуын таный. Мәдәният йортында оешкан түгәрәкләргә дә күбесенчә йә балалар, йә пенсионерлар йөри. “Ярый алар бар әле!”- диләр.
Халыкның клубка килмәвен авылда яшьләрнең кимүе белән бәйләп карарга була, әлбәттә. Әмма мәктәп, балалар бакчасы бар икән, димәк андагы балаларның ата-аналары да бар дигән сүз бит. Алар кайда соң? Эшләре күп, вакытлары юкмы? Икешәр-өчәр сыер асрап, дөнья куалармы? Әллә интернетта утыралармы? Җавабы билгеле...
“Яшьләрне җәлеп итү катлаулырак шул. Алар өчен дә заманча музыка, ди-джейлар белән дискотекалар оештырабыз.Тик егет-кызларның күбесе музыкага битараф, телефоннарына текәлгәннәр. Хәтта клубка килгән очракта да шул телефонда нидер карыйлар алар” – дип уфтана клуб директорлары.
Коймак пешереп чакырсаң да йөрмиләр!
Кешене өеннән тартып чыгарыр өчен мәдәният йортында чын мәгънәсендә үз эшенә мөкиббән киткән кешенең эшләве кирәк. Андыйлар бар ул. Һаман бирешмиләр, тырышалар. Зур-зур артистларны чакыралар, билетларын өй рәтеннән йөреп үзләре саталар. Тик хәтта алай да зал тутыра алмаган очраклары еш була.
Берәүләре эшләрне бетереп, өйгә кергәч, тагын киенеп-ясанып клубка барырга иренә. Икенчеләре: “Ул концертларны билет алып караганчы, телевизордан, интернеттан бушка карыйм”, – ди. Әйе, телевидениедә генә дә тоташ концертлардан торган әллә ничә канал күрсәтә. Ә интернетка керсәң - төпсез кое. Йолдызларның иҗаты белән генә түгел, шәхси тормышлары белән дә танышасың. Әнә шул соңгысы аркасында, яшьләре генә түгел, өлкәннәр дә телефоннан аерыла алмый хәзер. Адәм балаларының аралашу урыны ватсап. Алар анда көнозын утырып, кирәген дә, кирәкмәгәнен дә карап, “күпне күргән, дөнья белгән” кешегә әйләнә. Шуңа да халыкны хәзер бернәрсә белән дә шаккатырып булмый.
“Клубыбыз яңа түгел, әмма зур, уңайлы. Капиталь ремонт ясалган. Ике тапкыр грант оттык. Клубны заманча җиһазландырдык. Бильярд, теннис, шахмат, шашка уйнарга була. Караоке, яңа костюмнар, ноутбук, микрофон, аппаратуралар алдык. Хәтта костюмнарны да пар белән генә үтүклибез. Эшлә дә эшлә генә! Тик клуб бер үзең эшли торган урын түгел. Ә чараларда катнашырга кеше табып булмый. Катнашырга түгел, карарга да килмиләр, - дип сөйләде бер клуб директоры. (Хәлләрен сөйләсә дә, авылын күрсәтмәүне үтенде. “Үпкәләп, бөтенләй килмәс булырлар”, ди). - Оясына кереп поскан йомрак кебек бөтенесе дә хәзер өйләрендә генә утыра. Бер бәйрәмдә чәй белән коймакка кадәр пешереп куеп карадым. Алдатып та чыгарып булмый!”
Әле дә ярый үзбәкләр бар
Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, клуб сүзе – уртак кызыксынулары булган кешеләрнең җыелу урыны дигәнне аңлата. Авыл клубына халыкны җәлеп итү юлларын ачыклаганда, отышлы ысулларның берсе мастер-класслар,үзебезчә әйтсәк түгәрәкләр булып чыкты. Әмма иң кызыгы шунда: “түгәрәк” дип атасаң, кеше битараф кала икән. Ә “мастер-класс” дисәң юк-юк та кызыксыну туа. Мәдәният йортларында һәркем үзен кызыксындырырдай шөгылен табарга тиеш. Моның өчен җитәкчедән тырышлык, фантазия сорала, әлбәттә. Чөнки бәйләргә, тегәргә, чигәргә өйрәтүгә генә җитми. Ниндидер яңалык кирәк. Бер авылда читтән күченеп кайткан ике үзбәк хатынын җәлеп итеп, аш-су серләрен өйрәтүче түгәрәк ачып җибәргәннәр. Лагман, кытай бәрәңгесе, камыр ризыклары әзерләгәннәр. Клуб директоры сөенеп туя алмый. “ Әлеге мастер-классларның файдасы булды. Башта халык читтән карап торды. Өйрәнергә берничә генә кеше килгән иде. Хәзер клуб тулы була. Бергә җыелгач, җырлашып, кызыклар сөйләшеп алабыз. Хәтта КВНнар уздырабыз. Клубка килеп җитсәләр, кешеләрнең күңелләре булып, кәефләнеп кайтып китәләр бит ул. Әнә шул китереп җиткерү үзәккә үтә торган проблема инде”, - ди.
Елмаеп утыр, төшерәләр!
Бер җыелгач, дигәннә. Кайда да шул инде ул, әмма ихлас, ясалмалылыкка өйрәнеп бетә алмаган (әлегә!) авыл кешеләре камерага эшли белми һәм эшләргә дә теләми. Ә авылларда ни хөрмәттән җыелуы мөһим түгел, әмма халык җыелган икән – форсаттан файдаланып калырга ашыгучылар күп. Авыл биләмәсе башлыгы да, клуб директоры да, китапханәчесе дә, мәктәп директоры да - һәммәсе отчет өчен фото төшерергә тотына! Берсе бастырып төшерә, икенчесе утырта, өченчесе плакат тоттыра... Кыскасы, тамашачы булып килгән кеше дә спектакльдә уйнап кайтып китә. Хәтта читтән килгән артистларның концертына билет сатып алып кереп утырсалар да, ППМИ плакатларын тотып фотода төшүдән котыла алмый авыл кешеләре. Көйле кодагый кебек болай да ялындырып кына клубка чыккан халыкка икенчесендә аяк та атламас өчен җитди сәбәп түгелме инде бу?
Соңгы сүз урынына
Элек күпчелек авылларда мәдәният йортлары авария хәлендә булганда, идәннәре черек, урындыклары җимерек, тәрәзәләреннән җил өреп торганда халыкның җыелышып бәйрәм итәр, концерт карар урыны юк дип яза идек. Җитәкчеләрне сүгә идек. Хәлгә ачыклык кертүне сорап, район хакимияте башлыкларына хатлар юллый идек. Ә хәзер сорауларны кемгә юлларга соң, җәмәгать?
Бәлки мин ялгышамдыр? Сезнең авылда хәлләр бөтенләй башкачадыр? Авылыгызның мәдәни тормышы турында фикерләрегезне ишетәсе иде.
Эльмира Ибраһимова.