Уйланырга урын бар
30 декабрь 2023, 16:53

Яңа елны каршыларга әзерсезме?

Бер генә көн калды. 

chelny-rt.ruchelny-rt.ru
chelny-rt.ru

Әле яңа гына Куян елын каршы алган кебек идек. Менә инде аның соңгы сәгатьләре дә үтеп бара. Бар кешелек дөньясы 2024 елны – Аждаһа елын каршыларга әзерләнә.

Яңа ел бәйрәме ниндидер сихри көчкә ия төсле. Хәтта күпне күргән өлкәннәр дә бу бәйрәмнән могҗиза көтә. Яңа елга аяк басарбыз да, икенче дөньяда яши башларбыз шикелле. Күңел шуны көтә, шуңа өметләнә.

Аждаһа – көчле һәм мифик зат. Димәк, ул чынга ашмастай кебек тоелган хыялларны да чынга ашырырга мөмкин! Астрологлар да, Аждаһа елы – иң кызыклы идеяләреңне, башлангычларыңны тормышка ашыру өчен менә дигән чор, ди. Без дә шуңа ышанабыз. Һәм киләчәк елда уртак теләкләр чынга ашып, дөньяга тынычлык килер дигән өметтәбез.

Куян елы үзенең борчулары, сугышлары, табигать афәтләре белән кешелекне сынады. Әлбәттә, ел авыр булса да, аның матур вакыйгалары да күп булды. Берәүләр үзләренең теләкләрен тормышка ашырды, кемдер гаилә корды, кемдер фатирлы булды, кемдер югары вазифлар алды, эшеннән ямь тапты.

Алдагы елда исә куанычлы вакыйгалар күбрәк булсын иде. Яңа ел барыбызга да тән сихәте, җан тынычлыгы алып килсен. Аждаһаның көче бар явызлыкларны җиңәргә ярдәм итсен. Туасы көннәребез тыныч, дөньялар имин булсын. Яңа ел һәркемгә яңа бәхетләр алып килсен!

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас