

2023 ел тарих битенә күчеп бара. Нинди булды ул? Һәркем өчен үзенчә булды. Әмма тарихта бу ел, әлбәттә, махсус хәрби операция белән эз калдырачак. 2022 елда – махсус хәрби операция башланганда – күпләрне курку, билгесезлек, аңлашылмаучанлык хисләре биләп алган иде. Быел инде ниндидер күзаллау барлыкка килде, юнәлеш ачык күренә башлагандай тоелды, киләчәккә ышаныч, алдагы көннәрдә сугышның бетәчәгенә өмет уянды.
Әлбәттә, кешене өмет яшәтә. Бигрәк тә Яңа елга кергәндә могҗизага ышанасы килә. Икенче яктан, бу вакыт – Иске ел белән хушлашу чоры да. Ул инде – үткәннәрне барлау, хәтерне яңарту өчен бер мөмкинлек. Әйдәгез, без дә 2023 ел сандыгына салынганнарны яңадан бер карап чыгыйк әле.
21 февральдә Русия җитәкчесе Владимир Путин Федераль Җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать итте. Бу махсус операция башлангач, Президентның беренче мөрәҗәгате булды. Чөнки аннан алдагы ел ул Юллама белән чыгыш ясамады. Нәтиҗәдә Юллама махсус операция башлануга бер ел тулу алдыннан оештырылды.
Быел Владлен Татарский псевдонимы белән танылган хәрби корреспондент, блогер һәлак булды. Чын исеме – Максим Фомин. Тикшерү версиясе буенча, 2 апрелендә Дарья Трепова, Украина территориясеннән килүче күрсәтмәләрне үтәп, Санкт-Петербург үзәгендәге кафега шартлаткыч тутырылган сын алып килә һәм Максим Фоминга бүләк итә. Шартлау нәтиҗәсендә Фомин һәлак булды, кафедагы 52 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алды.
Язучы һәм офицер Захар Прилепин да террорчы куйган минага эләкте. Ул бик авыр яралар алды, әле булса дәвалана.
17 июльдә Украина боевиклары пилотсыз очу аппаратлары ярдәмендә Кырым күперенә һөҗүм итте. Нәтиҗәдә күпердән машинада үтеп баручы гаилә пары үлде, аларның 14 яшьлек кызлары могҗиза белән исән калды.
23 июнь кичендә “Вагнер” шәхси хәрби компаниясе башлыгы Евгений Пригожин Русия хәрбиләрен үз компаниясенең тылдагы лагерьларына ракетадан атты дип гаепләде. Моннан соң ул көч кулланырга һәм “Вагнер” хәрбиләре юлына каршы төшкән һәркемне юк итәчәге турында белдерде. “Вагнер” сугышчылары, Дондагы Ростовка барып җитеп, шәһәрне кулга төшерде. Соңрак аларның техникалары Мәскәүгә таба юл алды. Илнең кайсыбер төбәкләрендә контртеррористик операция режимы игълан ителде. “Вагнер” төркеменең баш күтәрүе Белоруссия президенты Александр Лукашенко ярдәме белән сөйләшүләр нәтиҗәсендә туктатылды. 27 июньдә компаниягә карата ачылган җинаять эше ябылды. Пригожинга күрше республикага китү мөмкинлеге бирелде. Әлеге вакыйга ил өчен зур сабак булды.
Владимир Путин 24 һәм 26 июньдә халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Беренчесендә бердәм булырга чакырса, икенчесендә илгә авыр вакытта берләшкән өчен рәхмәтен белдерде. “Вагнер” җитәкчесе оештырган кораллы фетнә теләсә нинди очракта бастырылыр иде. Оештыручылар моны аңлап эш иткән. Фетнә оештыручылар үз халкын сатты, туганны туганын, агайны энесен үтерү юлына этәрде. Русия солдатлары бер-берсен үтерә башлауны теләде”, – диде дәүләт башлыгы.
Ике айдан, 23 августта, Тверь өлкәсендә Евгений Пригожинның шәхси самолеты һәлакәткә тарыды. Аның белән тагын тугыз кешенең гомере өзелде.
14 августта Дагыстанның Махачкала шәһәрендә автозаправкада шартлау булды. Аның нәтиҗәсендә 30 кеше үлде, 66 кеше яраланды.
Әлеге шәһәрдә 29 октябрьдә зур чуалыш булды. Социаль челтәрләрдә, янәсе дә, Дагыстан башкаласына “Израиль качаклары” белән рейс килә дип, кешеләрне каршылык акциясенә чыгарга өндәгән хәбәрләр таралды. Коткыга бирелеп, урамга чыгучылар Махачкала аэропорты эченә бәреп керделәр, очып китү-җиргә төшү полосаларына йөгереп чыктылар һәм Тель-Авивтан килгән очкычны уратып алдылар. Төрле саннар буенча, тәртипсезлекләрдә барлыгы бер меңнән күбрәк кеше катнашкан, диделәр.
Владимир Путин әлеге хәл буенча 30 октябрьдә киңәшмә үткәрде. “Махачкаладагы вакыйгалар буенча социаль челтәрләр аша коткы таратылган. Ул Украина территориясеннән, көнбатыш махсус хезмәтләре агентуралары куллары белән эшләнгән”, – диде президент. Ул шулай ук Вашингтонны Русияне эчтән таркатырга теләүдә гаепләде. “Сугыш яланында уңышка ирешә алмагач, АКШ, безне – Русияне – эчтән таркатырга, көчсезләндерергә һәм фетнә таратырга тели”, – диде.
Күрүебезчә, быел да тышкы дошманнар Русиягә тынгы бирмәде. Инде санкцияләре белән баш идерә алмагач, коткы тарату, ялган хәбәрләр ярдәмендә ил эчендә чуалышлар тудырырга омтылдылар. Әлегедәй хәлләр алдагы елларда да дәвам итәргә мөмкин. Мондый чакта илгә дусны дошманнан аера белгән, сәяси тоемлавы, тәҗрибәсе булган көчле җитәкче кирәк. Шуңа Владимир Путинның алдагы елда үтәчәк президент сайлауларында катнашуы турындагы хәбәрне күпләр хуплап каршы алды. Бу хакта ул 8 декабрьдә үзе әйтте.
Ә 14 декабрьдә Путин ил халкы белән “туры элемтә” үткәрде. Бу үзенә күрә елга нәтиҗә ясау булды. Кыскача әйткәндә, ел авыр булуга карамастан, ил икътисады ышанычлы адымнар белән алга атлый. Тулаем төбәк продуктының 3,5 процентка үсүе елның төп икътисади күрсәткече булды, диде Путин. Сәнәгать күрсәткечләре дә яхшы, иң куанычлысы – эшкәртү сәнәгате 7,5 процентка үскән. Мондый хәлнең күптән күзәтелгәне булмаган. Президент әйтүенчә, Русиянең икътисади ныклык запасы бар. Бу –җәмгыятьнең берләшкән булуы, финанс тотрыклылык, көч структурасының үсүе нәтиҗәсе.
Башкортстан да тоташ ил белән бер сулышта яшәде. Көн кадагында торган төп бурыч шулай ук хәрби операция яугирләренә һәм аларның гаиләләренә ярдәм кулы сузу булды. Республика хәрби хәрәкәтләр зонасына йөздән артык гуманитар колонна җибәрде. Һәр атна саен гуманитар йөк озатылды.
Республиканың икътисадына килгәндә, күрсәткечләр канәгатьләнерлек. Ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продуктының 3,2 процентка артуы көтелә. Ул 2,3 триллион сумга җитәчәк, диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров декабрьдә Юллама белән чыгыш ясаганда. “9 ай нәтиҗәләре буенча реаль хезмәт хакы 11,8 процентка артты. Без эшсезлекнең моңарчы күрелмәгән түбән дәрәҗәсенә ирештек: ул әле – 2,2 процент”, – диде ул.
Быел авыл хуҗалыгы өчен һава шартлары бик уңай килмәде. Корылык сәбәпле 26 районда гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде. Шуңа карамастан, 3,3 миллион тонна иген җыеп алынды. Майлы культуралар уңышы 500 мең тонна, шикәр чөгендеренеке 1,6 миллион тоннага җитте.
Ел мәдәни һәм спорт бәйгеләренә, дөнья, ил, республика күләмендә үткәрелгән чараларга бай булды. Барысын да саный башласаң, озакка китәчәк. Шуларның берсе – Уфада Сурдлимпиячеләрнең халыкара җәйге уеннары үтте. Һәм, әлбәттә, илдә игълан ителгән “Педагог һәм остаз елы”, республикада барган “Кеча Ватанга файдалы эшләр елы” кысаларында күп эшләр башкарылды.
Сентябрьдә җиденче чакырылыш Дәүләт Җыелышы – Корылтайга 110 депутат сайланды. Моннан тыш, Межгорье советына, Чишмә һәм Приют поселоклары советларына, шулай ук җирле үзидарә органнарына 772 депутат сайладык.
Югалтулар да урап үтмәде: Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов белән бергә тулы бер тарих китте...
Бусагада – Яңа ел. Дөньяга тынычлык килсен. Киләсе елга йомгак ясаганда гел яхшы вакыйгалар гына истә калырлык булсын иде.