

Себердә «Этник комикс лабораториясе» иҗади берләшмәсенә балалар җыю турында игълан ителде.
Иҗади лабораториягә 9 яшьтән 16 яшькә кадәр балалар кабул ителә. Лабораториядә Себер татарлары әкиятләрен һәм риваятьләрен өйрәнү, комикс ясау өчен текстны эшкәртү, персонажлар тудыру, предметларның формасын һәм аларның мохиттә торышын өйрәнү өчен натурадан (скетчинг) рәсемнәр һәм тарихи-мәдәни мирас, музей экспонатлары үрнәкләре күчермәсен ясау каралган.
Шулай ук кәгазь битендә персонажларның гармонияле урнашуы өчен композиция алымнары, композициядә статика һәм динамика мәсьәләләрен, ритм, пропорция төшенчәсен һәм башка бик күп нәрсәләрне өйрәнергә тәкъдим ителәчәк.