Уйланырга урын бар
21 декабрь 2023, 09:37

Кыш бабай чакырту ни хак тора?

Кыш бабайлар да кыйммәт хәзер.

vbr.ruvbr.ru
vbr.ru

Яңа елга бер атна калып бара. Әле – балалар өчен чыршы бәйрәмнәренең иң кызган вакыты.

Бүген кайсыбер ата-аналар, замана шаукымына ияреп, балаларына чын бәйрәм оештырырга тырыша: алар Кыш бабай белән Карсылуны өйгә чакырта. Әлбәттә инде, мондый тамаша өчен шактый акчаңны чыгарып салырга туры киләчәк.

Быел Уфада яңа ел персонажларының хакы 54 процентка арткан, диләр аналитиклар. Хәзер гади котлау якынча 1,5 мең сумнан башлана. Программага күңел ачу чаралары өстәлә барган саен хаклар да арта.

Әгәр аниматорларны өйгә чакыртсагыз, экспересс-котлау, ягъни 15 минутлык тамаша якынча 2400 сумга басачак, ә ярты сәгатьлек күңел ачу программасы 3000 сумга чыгачак. Бер сәгать өчен 5000 сум түләргә туры киләчәк. Әгәр Кыш бабай белән Карсылу янында берәр әкият герое да булсын дисәгез, ярты сәгать өчен – 4200 сум, бер сәгатькә 6500 сум акчагыз чыгып китәчәк.

Хәзер кыш бабайлар да бушка йөрми шул...

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас