Уйланырга урын бар
21 декабрь 2023, 04:15

“Илнең суверенитетын колбасага алыштырмыйбыз”

Бу сүзләрне кем әйткәнен чамалыйсыздыр.

rubtsovsk-gid.rurubtsovsk-gid.ru
rubtsovsk-gid.ru

Киләсе елда илдә зур сәяси вакыйга көтелә – ил президентын сайлаячакбыз.

Шушы көннәрдә Владимир Путин Русия президенты вазифасына тәкъдим ителү өчен кирәкле булган документларны иң беренче булып илнең Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырды. Сайлауларга ул партиядән түгел, ә үзен үзе күрсәтүче булып бара.

Владимир Путинны Русия президентлыгына кандидат итеп тәкъдим итү буенча сайлаучыларның инициатив төркеме 16 декабрьдә Мәскәүдә җыелды. “Зарядье” концертлар залына 1 меңгә якын кеше килде, араларында күренекле сәхнә йолдызлары һәм җәмәгать эшлеклеләре дә шактый иде. Әлеге вакыйгадан соң икенче көнне “Бердәм Русия” партиясенең съезды үтте. Анда Путин кандидатурасын барысы да бердәм хуплады. 

Ил җитәкчесе үзенә карата булган ышаныч һәм хуплаулары өчен съезд делегатларына рәхмәтен әйтте. “Бүген һәркем иңендә зур җаваплылык ята, – диде ул. – Мөһим булмаган, артык һәм безне таркатучы бар нәрсәне читкә алып ташларга кирәк. Һәм, әлбәттә, бар карарларны, читләрнең сүзләренә колак салмый, бары үзебез кабул итәргә тиешбез. Русия, кайсыбер илләр кебек, үз суверенитетын колбасага алмаша алмый. Без шуны истә тотарга, беркайчан да онытмаска һәм балаларыбызга аңлатырга тиешбез: Русия я суверен, үзен-үзе тәэмин итүче дәүләт булачак, яисә ул бөтенләй булмаячак”.

Киләчәккә ул киеренке эшләргә әзер булырга чакырды. “Бурычлар саны кар өеме кебек үсәчәгенә әзер булырга кирәк. Әмма без – Русия, без кар иле, без карга күнеккән халык”, – дип, шаяртып алырга да җаен тапты Путин.

Әйткәндәй, илнең 29 төбәгендә президент сайлауларында дистанцион электрон тавыш биреп булачак. Башкортстанда әлегә мондый алым кулланылмаячак. Без, гадәттәгечә, сайлау участогына барып тавыш бирәчәкбез. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас