Уйланырга урын бар
21 декабрь 2023, 07:17

Хәрби комиссар СВОга китте

“Бу – бер көндә генә уйланган эш түгел”, – ди Илфир Сәлимгәрәев.

https://rodnikplus.ruhttps://rodnikplus.ru
https://rodnikplus.ru

Чишмә районының хәрби комиссары, 57 яшьлек Илфир Сәлимгәрәев үз теләге белән махсус хәрби операциягә киткән. Быел көз ул полковник званиесе алган.

“Родник плюс” гәзите язуынча, Илфир Сәлимгәрәев 2016 елдан алып Чишмә районының хәрби комиссары булып эшләгән. Аңа кадәр, 1993 елдан алып, республиканың төрле хәрби комиссариатларында хезмәт юлы үтә. Бу еллар эчендә һәм СВО башлангач, күп егетләрне хәрби хезмәткә, алгы сызыкка озата. Шуңа аның әлеге карары төптән уйланган адым була.

“Бу бер көндә уйланган карар түгел. Егетләрне озатканда, гуманитар йөкләрне озата барганда гел шул хакта уйладым. Гаиләмне алдан ук рухи әзерләдем. Минем карарны хуплаганнары өчен якыннарыма рәхмәтлемен. Һичшиксез, җиңү белнә кайатачакбыз”, – ди ул.

Илфир Сәлимгәрәев белән тагын ике чишмәле махсус хәрби операция зонасына юлланган. Алар барысы да Русия Оборона министрлыгы белән контаркт төзегән.

Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналдагы чат-ботлардан табарга мөмкин.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас