

Балык тотучыларны яр буенда тып-тын гына балык тотып утыра дип уйлаучылар күптер. Бер карасаң, шулай булырга тиеш тә. Ләкин менә бүген Система-112 шалтыратулар кабул итү үзәгенә Салават шәһәрендә 71 яшьлек бабайның балыкка китеп, адашуы турында хәбәр килгән.
Чыннан да балыкка киткәнме ул? Югалуы чынмы? Исәнме? Шуларны уйлап, Салаватның авария-коткару отряды коткаручылары оператив рәвештә бабайны эзләргә чыкканнар. Бәхеткә каршы, кичкә табан балык кармакларга яратучыны тапканнар. Хәбәр итүләренчә, аңа медицина ярдәме кирәк булмаган. Шулай, картлык-шатлык түгел. Бабай кайда йөргәндер, билгесез.
Фото:ya.ru