

Дәүләт Думасының Хәвефсезлек буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Анатолий Выбрный педофилларны химик кастрацияләү мәсьәләсен янә өйрәнергә чакыра.
Выборный сүзләренчә, тыю кертү белән бер үк вакытта аны бозу очрагын теркәү һәм җаваплылыкны катгыйлату урынлы.
Моңа кадәр хөкүмәт комиссиясенең педофилларга балалар күпләп җыелган урыннарга якынаюны тыючы закон проектын хуплавы билгеле булды. Тыю административ күзәтчелек чараларының берсе буларак закон нигезендә ныгытылган булырга мөмкин. Башлангычның авторы – РФ Эчке эшләр министрлыгы. Педофиллар өчен ябык урыннарга мәктәпләр, балалар лагерьлары, шулай ук уен һәм спорт мәйданчыклары керә.
Чыганак: lenta.ru