

Йомырка сатып алырга дип кибеткә кергән идем. Дистәсе 150 сумга җиткәнен күргәч, кыйммәтсендем – алмадым. Якындагы “Башкирия” сәүдә үзәгендә базар бар. Мөгаен, анда очсызрактыр, дим. Мондагы хаклардан күзләр маңгайга менә язды: “авылныкы, югары категория” диелгәненең бәясе – 205 сум!.. Тормышта әкият булмый диләр, була икән бит. Мондый хакларны күргәч, тавыкларның алтын йомырка салуына ышанмас җиреңнән ышанырсың.
Йомырка сатып алучылар соңгы вакытта бәяләрнең артуына нык ризасызлык белдерә. Ни дисәң дә, ул әллә нигә бер кулланыла торган продукт түгел бит: пешеренә башласаң – ансыз булмый. Аннары, Яңа ел якынлаша: пилмән ясыйм, салат эшлим дисәң дә йомырка кирәк. Азыкны йомыркасыз да әзерләргә була, әлбәттә. Әмма без, авылда үскәннәр, йомыркага өйрәнгән. Табиблар да, көн аралаш булса да, берәр йомырка ашап куярга киңәш итә.
Әлеге файдалы һәм кирәкле продуктның хаклары, базарга җайлашып, күптән арта бара иде инде. Алай да 2-3 сумга артуы әллә ни сизелми кебек иде. Бу юлы бәяләр күз ачып йомган арада “сикерде”. Моны хәтта депутатлар да сизгән (бәлки, берәрсе әйткәндер). Сизеп кенә калмаганнар, кызыксыну белдереп, йомырка хаклары артуның сәбәпләрен дә тикшерергә булганнар. Һәрхәлдә, Дәүләт Җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев йомыркага һәм башка төр азык-төлеккә бәяләрнең нигезсез артуының сәбәпләрен ачыкларга кушкан.
“Йомырка хакларының кинәт артуын күрәбез. Ул инфляция дәрәҗәсеннән күп тапкырга артып китә. Ел эчендә илдә тавык йомыркалары уртача 40 процентка кыйммәтләнгән. Кайсыбер товарларның, мәсәлән, тавык итенең, кайбер яшелчә-җимешләрнең, сөт продуктларының да хаклары арткан. Кайсыбер субъектларда йомыркаларны берәмләп сата башлаганнар, хәтта бер кешегә күп дигәндә өч дистә йомырка саткан урыннар бар. Әлбәттә, мондый күренеш аерым сәүдә нокталарында гына күзәтелә. Әмма хәл чаң сугарлык. Аеруча Яңа ел алдыннан, чөнки бу вакытта кешеләр күпләп сатып ала”, – ди парламент спикеры.
Бу мәсьәләне Корылтайның җаваплы комитеты үз өстенә алган. Комитет депутатлары калган ведомстволар вәкилләре белән хакларны тикшерәчәк.
Ә әлегә республиканың Сәүдә министрлыгы тавык йомыркасы бәяләренең кыйммәтләнүе кош-корт азыгына, энергиягә, инкубация кирәк-яракларына хаклар артуга бәйле дип аңлата. Моннан тыш, йомырканың кибеттәге хакына корылмаларны ремонтлау, логистика, кадрлар җитмәүгә чыгымнар, шулай ук кош гриппына каршы препаратларның бәясе дә кергән.
“Законнарга ярашлы, хуҗалыклар саткан товарларының хакын үзаллы билгели. Һәм берәү дә аларга билгеле бер бәяне тага алмый. Бары аерым очраклар гына булырга мөмкин”, – диләр министрлыктан.
Шунысын да әйтергә кирәк, “Пятерочка”, “Магнит”, “Лента” кебек супермаркетларда очсыз йомыркалар да бар. Бер дистә йомырканы 120-130 сумга, аннан түбәнрәк хакка да табарга мөмкин. Ләкин алар барысы да – читтән китерелгән. Чөнки әлеге вакытта Авдондагы үзебезнең “Башкирская” кошчылык фабрикасы карантинга ябык. Быел җәй анда, кош гриппы таралып, меңләгән кошны юкка чыгардылар. Әле анда җитештерүне яңадан эшләтә башларга җыеналар. Ә бит карантинга кадәр предприятие, сатуга елына 700 миллион йомырка чыгарып, республикада булган ихтыяҗны тулысынча каплый иде.
Шулай да хаклар кайчан төшәр соң? Русиядә йомырка яз көне арзанаерга мөмкин, ди Федерация Советының азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисенең беренче урынбасары Сергей Митин. Йомырка бәясенең арту сәбәбе ягулыкка, җитештерү куәте, хезмәт хакы һәм товар ташуга чыгымнарның артуына бәйле, ди Митин. Аның сүзләренчә, бәяләрне түбәнәйтү өчен төп бурычларның берсе – җитештерүчеләрне стимуллаштыру, җитештерү күләмен арттыру.
Безнең республикада исә бәяләр тиздән төшә башлар дип ышанасы килә. Йомыркага депутатлар үзләре тотынгач, нәтиҗәсе булмый калмас, мөгаен.
P.S. Әлбәттә, сатып алучы күзлегеннән, 10 йомырканың 200 сум торуы – чиктән тыш кыйммәт. Ә тавык асрап, азыгын сатып алып, аны карап-ашатып, йомыркасын җыеп, бераз гына булса да табыш алырга теләүче күзлегеннән – бүгенге көндә үзен аклый торгандыр... Сез ничек уйлыйсыз?