

РФ Президенты Владимир Путин үзе белән аралашып йөргән кешеләрнең балалары да ЧВКда сугышты дип белдерде.
Дәүләт башлыгы хәтта кайберләренең һәлак булуын да раслады. “Мин аларны ишетеп кенә белмим, минем якын аралашкан кешеләр арасында да кайберләренең балалары шәхси хәрби компанияләр составында сугышты”, - диде ул.
ЧВКларда сугышканнарның да ветеран буларак бөтен хокуклары тергезеләчәк, диде ул. Алар да бөтен льота, пособиене ала алачак. Элегрәк Владимир Путин Русия телеканналларына фронтның алгы сызыгында эшләгән хатын-кыз журналистларны аннан алырга боерык биргән иде. “Аларны күргән саен йөрәгем кысыла”, - диде ул.
Чыганак:mir24.tv