

Яңа елны яңа киемдә каршылау гадәте бар. Иң матурын, иң ялтыравыклысын аласы килә. Әмма нәтиҗәдә ул шкафта ятасы чираттагы бер әйбер булып кала. Ә артык кием сатып алу канәгатьлек тудырмый. Кыска вакытлы шатлык кына бирә. Ә аннан соң шыплап тулган шкафка карап, әрәм булган акчаны уйлап, ачу чыга, ул киемне кая куярга белми чүплеккә ташлаганда гаеп хисе биләп ала...
Нишләргә соң? Беренче чиратта үзеңнән сора, бу кием сиңа чынлап кирәкме?
Уйламыйча гына сатып алынган киемегезне чүплеккә чыгарып ташлаганда шуны онытмагыз: бер джинсы чалбар җитештерер өчен планета 3781 литр су бирә! Ә футболка 2450 литрга “төшә”...