Уйланырга урын бар
14 декабрь 2023, 14:55

Төшләргә керә иде бит инде

Әллә без көткәнчә булырмы икән? Их, шәп булыр иде!

Төшләргә керә иде  бит индеТөшләргә керә иде  бит инде
Төшләргә керә иде бит инде

Әллә без көткәнчә булырмы икән? Их, шәп булыр иде!

 

Пенсиягә вакытыннан тагын да иртәрәк чыгып китү мөмкинлеге булмакчы бугай. «Известия» басмасы күпләрне борчыган мәсьәлә буенча яңалык җиткерде – пенсия яше үзгәрүе ихтимал.

Документка аңлатма язуында, хәзер ир-егетләрнең пенсия яше - 65 яшьтә, ә хатын-кызларныкы 60 яшьтә башлана, дип билгеләнә. 42 еллык иминият стажы булган ирләр һәм стажы 37 елдан да ким булмаган хатын-кызлар пенсия яшенә җиткәнче 24 ай алдан лаеклы ялга чыгарга хокуклы булыр иде, дип яза «Известия» басмасы.

 

Әмма бу башлангычның авторлары фикеренчә, югары уку йортларын һәм техникумнарны тәмамлаучыларның күбесе 23-24 яшьтә генә эшкә урнаша, шул сәбәпле, вакытыннан алда пенсиягә чыгу мөмкинлеген югалта. Бу нюансны хәл итү өчен депутатлар хатын-кызлар өчен - 32, ир-егетләр өчен 37 ел иминият стажы билгеләргә тәкъдим итә.

 

Тиздән бу проект Дәүләт думасының чираттагы утырышында каралачак. Теләп торыйк, җәмәгать. Фәрештәләрнең “Әмин” дигән чагына туры килә күрсен.

 

Фото: РИА Новости

Р

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас