

Бер кешенең ике чиләге булган.
Бер кешенең ике чиләге булган. Берсе - төзек, матур, ә икенчесе ярык икән. Әлеге кеше ике ел буена шул чиләкләр белән су ташыган. Ярыгында су бик тормаган, агып барган, ә төзек чиләк һәрвакыт тулы булган.
Ярык чиләк, ярты суны да тота алмыйм, дип бик гарьләнә икән. Төзеге исә һәрвакыт тәкәббер тоткан үзен. Иптәшеннән көләргә яраткан.
Берзаман фәкыйрь чиләк түзмәгән, үзенең зарын хуҗасына сөйләгән:
- Мин бигрәк файдасыз. Кирәкмәс бер нәрсә. Ярты суны да алып кайтып
өлгерә алмыйм. Ник мине ташламыйсың син?
Хуҗа тыңлап торган да җавап биргән:
- Без су ташый торган юл буендагы чәчәкләрне күрдеңме? Алар синнән
аккан су ярдәмендә үсәләр. Икенче якта коры тузан. Ул чәчкәләрне мин махсус утырттым. Синең кимчелегеңне - ярык булганыңны белгәнгә. Инде менә ике ел шул чәчәкләр минем хатынымны шатландыра, өемне бизи.
Менә бит ничек! Кайвакыт кешеләр дә үзләренең нинди яхшылык эшләгәннәрен, файда китереп яшәгәннәрен белми. Адәм баласы үзбәясен төшерергә тиеш түгел. Һәр кешенең үз вазыйфасы бу дөньяда. Беркем дә юкка тумый җир йөзенә. Төзек чиләк кебек үзен өстен куеп яшәгән кешеләргә игътибар бирмәскә кирәк.
Күңел төшенкелеге биләгән вакытта җылы сүзләр әйтердәй якыннар булуы бәхет. Үзебез дә кирәк вакытта иңне-иңгә куярга тырышсак, яшәүләре җиңелрәк булыр. Тормышның төрле вакыты була бит.
Фото: gremih.ru,