

Бүген махсус хәрби операция зонасында күпбалалы әтиләр дә шактый. Шуларның берсе – “Муса” позывнойлы хәрби. Аңа 40 яшь, ул Туймазы районыннан.
“Муса”ның өч баласы, ныклы гаиләсе бар. Себергә вахта белән йөреп эшләү җиңелдән булмаса да, эше тотрыклы булган, хезмәт хакын вакытында түләгәннәр. Әмма “Муса” махсус хәрби операциягә кушылырга карар иткән.
“Өлешчә мобилизация башлангач та СВОга бару уе туган иде. Ул вакытта мин вахтада идем. Кайтуыма чакыртулар тәмамланган иде инде. Минем күп дусларым һәм танышларым СВОга китте. Шуңа мин өйдә кала алмадым. Намусым рөхсәт итмәде. Якыннарыма әйтеп тормый, военкоматка киттем. Махсус хәрби операциягә китүем турында аларга бер көн кала гына әйттем. Әлбәттә, алар нык борчылды. Әмма бу – минем карар иде”, – дип сөйләгән “Муса” “Туймазинский вестник” басмасына.
Шулай итеп, быелның көзендә ул Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Алгы сызыкка эләгә һәм беренче яуда ук үзен батыр итеп күрсәтә. Ул яралана, ләкин үзенең яралы ике дустын ут ут астыннан алып чыга.
Әле “Муса” гаиләсе янында. Тиздән ул яңадан СВО зонасына китәчәк. Хезмәттәшләрем мине көтәләр, ди ул.
“Муса”га һәм барча хәрбиләргә исән-имин гаиләләренә кайтуларын телик.
Исегезгә төшерәбез: РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Ил җитәкчесе Владимир Путин әйтүенчә, ир-атлар контракт төзегәндә “иң югары патриотик уйлар” белән эш итәләр. Һәм бу үзе үк хөрмәт хисе уята.