

Йортларга газ кергәннән бирле җәннәттә яшәгән кебекбез, диләр михнәтне күп күргән өлкәннәр. Чынлап та, утын яки күмер әзерлисе түгел. Аны ташып, ярып, мич ягып, аннары көлен түгеп интегергә кирәкми. Газ плитәләре белән казанлыгы көйле булса – шул да җитә.
Әмма сак эш итмәсәң, зәңгәр ягулык хәтәр көчкә әйләнергә мөмкин икәнлеген кайсыберләр исләреннән чыгарып җибәрә. Ни кызганыч, көннәр салкынайту белән көнкүрештә газдан саксыз файдалану аркасында бәхетсез очраклары килеп чыгуы, шул сәбәпле йортлар җимерелү, кешеләрнең гомере өзелүе, кыш уртасында гаиләләрнең торыр җирсез калуы турында ишетеп торабыз.
Бигрәк тә соңгы елларда газ шартлау очраклары ешайды. 2000нче елларга кадәр газ белән бәйле вакыйгаларда елына 10-15 кеше үлсә, соңгы чорда андыйларның саны арта бара. Узган елның 1 сентябренә илнең 67 төбәгендә 166 шундый вакыйга булып, 315 кеше зыян күргән, аларның 93е үлгән...
Әлеге фаҗигаләргә китерүче төп сәбәпләр – газ корылмасын куллану кагыйдәләрен бозу һәм вентиляция юлларында төтенне суыру мөмкинлеге булмау. Шулай ук газ корылмаларын үз белдегең белән юнәтү дә кайсыбердә күңелсез нәтиҗәләргә китерә.
Әлеге проблема инде күптән чаң кага торганга әйләнде. Газ торбалары, корылмалары искерә барган саен мәсьәлә тагын да кискенләшә. Федерация Советы әгъзасы Андрей Кутепов фикеренчә, торак биналарның газ белән тәэмин итү системасына контрольне Ростехнадзордан алу һәм лицензияне бетерү шуңа китерде – бүген газ корылмаларын техник хезмәтләндерүне кайчакта тиешле тәҗрибәсе һәм квалификацияле хезмәткәрләре булмаган оешмалар башкара.
Бу уңайдан 5 декабрьдә Дәүләт Думасында йортларда газ корылмасын тикшерү вакытында кагыйдәләрне бозган өчен җаваплылыкны катгыйлату турындагы закон проектын беренче укуда карадылар. Бу күпфатирлы йортларда яки шәхси өйләрдә газ корылмаларын тикшерүче компанияләргә кагыла. Авторлар газ корылмасын килешенмәгән килеш урнаштырган, сүткән, алмаштырган яки күчереп куйган өчен хуҗаларга – 5тән 10 мең сумга кадәр, вазифа биләүчеләргә – 25 мең сумнан 100 меңгә тиклем, юридик шәхесләр өчен 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салырга тәкъдим итә.
Депутатлар газ корылмалары торышын тикшерүче газ компанияләре хезмәткәрләрен йорт яки фатирларына кертүдән баш тарткан хуҗаларга да штрафларны сизелерлек – 5 тапкырга – арттырырга тәкъдим итәләр. Ягъни штраф күләме әлеге 2 мең сумнан 10 мең сумга кадәр булачак. Кагыйдәне кабат бозган өчен физик шәхесләргә – 25 мең сумга кадәр, ә юридик шәхесләргә 2 миллион сумга кадәр штраф салырга тәкъдим ителә (әле 5 мең сумга һәм 200 мең сумга тиклем).
Әйтергә кирәк: әлеге закон проекты буенча инде июльдән бирле фикер алышалар, үзгәртәләр, өстиләр. Бу идеяне Федерация Советы әгъзасы Андрей Кутепов берничә сенатор белән бергә күтәреп чыккан иде. Авторлар әйтүенчә, газ корылмасының, төтен һәм вентиляция каналларының техник торышы канәгатьләнерлек булмау йортларда газ шартлау аркасындагы аварияләрнең төп сәбәбе булып тора. Газ шартлауга бәйле бәхетсез очракларның 70 процентының сәбәбе – җилләткеч каналларының эшләмәве. Шул ук вакытта аларның техник торышын тикшерү, чистарту һәм ремонтлау газ бүлү компаниясе эшчәнлегенә керми. Шуңа сенаторлар торба чистартучыларны өйләренә кертүдән баш тартучыларга да штраф салырга кирәк, ди.
Штрафларның югары булуы кешеләрне газның зур хәвеф тудырырга мөмкин икәнлеге турында уйланырга мәҗбүр итәргә мөмкин, әлбәттә. Әмма, икенче яктан, бүгенге көндә “ялган тикшерүчеләр” күбәеп китте. Шуңа да күпләр, чит кешеләрдән шикләнеп, махсус хезмәтләрне дә өй һәм фатирларына кертергә курка. Әлеге документ буенча фикер алышканда депутат Александр Аксененко быел февральдә Нвосибирскийда булган вакыйганы искә төшерде (биш катлы йортта газ шартлап, ике подъезд җимерелеп, 15 кеше үлде). Шартлаудан соң ике “ялган газчыны” кулга алдылар. “Анда кешеләр фатирларына ялган газовикларны керткәннәр”, – диде ул. Моңа җавап итеп, 2023 елның май аенда ил хөкүмәтенең “идарәче компанияләр бары махсуслашкан оешмаларны гына эшкә җәлеп итәргә тиеш” дигән карар чыгаруы турында әйтелде. Бу таләп йортларда җилләтү каналларын һәм төтен суыру җайланмаларын күзәтүгә дә кагыла.
Ярослав Нилов та гражданнар өчен штрафларны арттыруны проекттан икенче укуга кадәр алып ташларга кирәк дип белдерде. “Аларның күбесе – читләрне фатирларына кертүдән курккан өлкәннәр. Күбесе алдануның ни икәнлеген үзендә татыганнар”, – дип сөйләде ул. Аны Александр Тетердинко да хуплады. “Игътибар белән карап чыгарбыз. Мөмкин булган урында штрафларны арттырмабыз”, – диде ул.
Проект беренче укуда кабул ителде, төзәтмәләр өчен бер ай вакыт бирелә.