

Элек-электән икмәк өйнең түрендә булган. Ул – тук һәм җитеш тормыш символы. Өеңдә икмәк бар икән, димәк, Аллаһы Тәгаләнең фатихасы бар. Миңа, авылда үскән балага, моны сугыш ачлыгы аша үткән картәти-картәниләр сеңдереп үстерделәр. Алар сүзен куәтләп, әти-әни, мәктәптәге укытучылар, басуда эшләгән күршедәге абыйлар, күршедәге ипи пешергән апалар икмәкнең валчыгын да төшерергә ярамаганлыгын тукып тордылар. Аңыма сеңде. Авылдан мин икмәктән изге бернәрсә дә юклыгына инанып чыгып киттем.
Әле дә хәтеремдә, студент чакта әни пешергән олы бер таба ипиен сумкага салып алып китә идем. Бүлмәдәге кызлар да шулай итә. Дүрт кенә кыз инде, югыйсә. Әмма ипине “урабыз”, шәп үтә! Авыл баласы ипи ашап үсә шул. Тик тора-бара без дә шәһәр тормышына ияләштек. Ә монда ипине күп ашамыйлар. Шәһәр кешесе кискән ипи телеме дә авылдагыга караганда 2-3 тапкыр юкарак. Туган йортка кайкач, кисеп куйган ипигә карап әтинең беренче тапкыр: “Шәһәрләшеп беттең, кызым, ипиең кәгазь калынлыгы гына калды”, – дигәненә дә ике дистә ел үтте. Хәзер инде мин – таш калада туган балаларымны үстерүче шәһәр кешесе. Чүплек янында бер, күп булса, бәлки, ике кисәк телеп алынган зур буханка ипиләрнең ятканына, тротуар өстенә балкон тәрәзәсеннән генә ташланган икмәк телемнәре аунаганына аптырамаган кеше... Балалар бакчасына һәм мәктәпкә бара торган юл өстендә ел әйләнәсенә әледән-әле ипи кисәкләре күрергә туры килә.
-Кем ташлый соң аларны? - дип аптырый улларым. Үзем ишетеп үскән икмәк кадере турындагы сүзләрне дога урынына кабатлап торуым эзсез үтми, күрәсең. Ипинең валчыгы төшсә дә, идәннән алып куярга кирәк дигәнне күп тапкырлар ишетеп үсеп килгән балалар бүген килеп олыларның бер генә тапкыр тешнәлгән йөземле камырларны аяк астына бәрүен аңлый алмый. Ә мин аңлата алмыйм... Әйе, туктап, аяк астыннан читкә җыеп куябыз ул. Әмма алар анда озак ятмый шул, эт-кош янә такыр юлга чыгара. Ә тагын нишли алабыз соң? Ташлаучыларын табарга? Таптым. Өлкән яшьтәге кешеләр “кошларны ашатабыз, безгә савабы була”, диделәр. “Каткан ипи ашарга тиешмени без?”- диләр. Кайдадыр диңгез артында бодай басуын төшендә дә күрмәгән Америка кешесе түгел, ә картәтисе, бәлки, хәтта үз әтисе комбайнда иген иккән кичәге авыл баласы да соң алар...
Чүп контейнерлары тирәсендә халык чыгарып ташлаган ипи кисәкләренең көн саен аунап ятуын сөйлисе дә түгел. Бервакыт шуларны җыеп йөрүче әби башын күтәрде дә, татарчалап: “Ипи ташламыйсыңмы, балам?”– диде. Юк дигәнне аңлатып, баш чайкадым. Ә ул дәвам итте: “Шушыннан көн саен ипи җыям мин. Балконымда киптереп куям да авылдан килеп алалар. Бигрәк күп ташлыйлар бит... Балалар күреп үсә, шунысы бигрәк начар. Ипинең кадере юклыгын күреп үсәләр...”
Күреп кенә түгел, кадерсезләргә өйрәнеп үсәләр шул. “Мәктәптә малайлар ипине бәдрәфтәге чүплек савытына салды. Ул анда кермәгәч, аяклары белән таптап, типкәләп уйнадылар”, – дигән хәбәрне бер генә ишетергә туры килмәде...
Икмәк кадере беткән җиргә афәт һәм чир килер дигән борынгылар. Ни кызганыч, икмәк ашаудан баш тарткан, ипигә хөрмәт беткән, икмәкне аяк астында аунаткан шул вакыт килеп җитте.
Хәзер иң беренче чиратта матур буй-сын, тышкы кыяфәтен кайгыртучылар ипине өстәл түреннән ала. Икмәктән “халык дошманы” ясарга маташучылар, ипине организм өчен “агу” дип атау дәрәҗәсенә үк җиткерүчеләр барлыкка килде. Алар “икмәк зыянлы” дигән фикерне гаиләсенең, балаларының аңына сеңдерә.
Ә бит ипи ризыкларында бөтен Менделеев таблицасы сыйган диярлек. Анда селен, цинк, йод, хлор, бакыр һәм башка бик күп витаминнар һәм минераллар бар. Икмәктә бу заман өчен аеруча мөһим булган В төркеме витаминнары, марганец, магний да бар. Ә алар нерв системасын стресслардан саклауга булыша. Димәк, даруханәләрдән стресска каршы таблеткалар сатып алганчы, ипи ашасаң отышлырактыр? Бары тик дөрес пешерергә һәм кулланырга гына кирәк. Статистика буенча Җир шарындагы халыкның күпчелеге югары сортлы ак ипи ашый. Ә аны әзерләгәндә бодайны берничә тапкыр тарталар һәм чистарталар. Аның сыйфаты кими, ә крахмалы, киресенчә, күп кала. Ә менә арыш ипие күпкә файдалырак, анда витаминнар да, минераль матдәләр дә саклана.
Симерүдән куркып, ипи ашамаучыларга исә ипине табыннан куарга түгел, ә үзенә өстәл артыннан торырга һәм аның янына сирәгрәк барырга гына кирәк, минемчә.
Икмәктән туеп сикерүчеләрнең икенче бер төркеме ипи элеккечә тәмле түгел, дип сукрана.Икмәкне хурларга ярамый, әмма кибетләрдә, бигрәк тә зур-зур супермаркетларда сатылганнарына карап, чыннан да сыйфаты яхшырак булса иде дигән теләк кала. Эшкуарлар сыйфатсыз икмәк сатудан тартынмый шул – югары сыйфатлы онның кыйммәтлегенә сылтанып, ашарга яраксыз «химия» куша. Керем артыннан куучылар пешергән икмәк валчыкка таралып, тышкы кыерчыгы гына кала... Тәме дә тиз үзгәрә. Ә сайланып кына йөри торган халыкка шул җитә кала! Кичәге ипи кисәкләрен чүплеккә чыгарып ташлый да, кибеттән яңасын алып кайта. Шунысы сөендерә, соңгы елларда супермаркетлардан арбасы-арбасы белән сату вакыты чыккан ипи ризыкларын чүплеккә чыгару күренеше бетте. Һәрхәлдә, минем очраганым юк. Алай гына түгел, кибет киштәләрендә кичке якта ипи калмый диярлек. Һәм бу Уфада гына түгел, Мәскәүдә дә шулай икән. Мин моны яхшы күренеш дип саныйм. Димәк, артыгын пешереп чүплеккә чыгармыйлар. Эх, менә сыйфатын да яхшыртсалар!..
Хәер, кибет икмәген ошатмаганнар үзләре ипи сала ала бит. Мөмкинлекләр җитәрлек. Вакыт юклыкка гына сылтанырга кирәкми. Теләгәндә вакыт табыла. Ничек кенә булмасын, икмәктән олы булырга ярамый. Шул сүзләрне онытмасак иде.
Сәламәт һәм тыныч имин тормышларны кире кайтару өчен иң беренче чиратта икмәккә булган ихтирамны яңадан кайтарырга кирәк. Икмәкнең кадерен белсәк, яңадан бәрәкәтле тормыш булдыра алырбыз.
Эльмира Ибраһимова.