

Татарстанда операция вакытында ике табиб сугышып киткән. Бу хәл Бөгелмә район үзәк хастаханәсендә булган. Соңгы 2 елда бу – хастаханәдә табиблар сугышуының икенче очрагы. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.
Хирург Андрей Кормилин сөйләвенчә, беренче тапкыр 2021 елда сугышканнар. Пациентның ашказанына операция ясый башлагач, бүлек мөдире табибны алмаштыруны таләп итә башлаган.
«Ул шәфкать туташыннан коралларны тартып алды һәм башка табибны чакыруны таләп итә башлады. Мин аңа китәргә куштым һәм эшләвемне дәвам иттем. Шунда ул минем башыма китереп сукты», – дип сөйләгән табиб.
Табиблар сугышып китә, шуннан соң Кормилинның хәтта башын да бәйләргә туры килә. Бәхеткә, ул операцияне ясап бетерә алган. Пациентка зыян килмәгән.
Сугышуның яңа очрагы 3 ай чамасы элек булган. Бу хәл хирург авыру тарихын тутырып утырганда килеп чыга. Конфликт кабат эш мәсьәләләре аркасында була. Кормилин әйтүенчә, оппоненты аңа арттан һөҗүм иткән.
Мөдир исә, үз чиратында, коллегасының эше юк, сугышуны үзе беренче булып башлый да аннан бөтен җирдә зарланып йөри, дип әйткән. Шулай ук җитәкче, хирург үз эшен начар башкара, дип саный.
«Аның аркасында 3 кеше күкәйсез калды инде. Ул пациентта «орхит» дип әйтә, ә анда «перекрут» булып чыга», – дип сөйләгән мөдир.
«КП-Казань» хәбәрчесе, әлеге хәлгә аңлатма сорап, Бөгелмә хастаханәсенә мөрәҗәгать иткәч, анда бу хәл турында берни белмәүләрен, әмма, һичшиксез, табиб белән сөйләшәчәкләрен һәм конфликтны җайга салырга ярдәм итәчәкләрен әйткәннәр.
Чыганак: intertat.tatar