

Алар сафка кайткан. Ә үзе белән бөтен авыл халкы хушлашкан.
Яугир гомеренең күп өлешен башта колхозда, аннары «Мәтәүтамак» агрофирмасында механизатор булып эшләгән, аны авыл халкы бик хөрмәт иткән.
2000 еллар башыннан Илдар Хәлимов вахта ысулы белән Себер якларында эшли. Нефть компанияләренең берсендә бульдозер йөртә.
– 1985-87 елларда әти Санкт-Петербург янындагы мотоукчылар дивизияләренең берсендә хәрби хезмәт үтеп кайткан, – ди улы Айрат. – Хәрби һәм сәяси әзерлек отличнигы була. Күңелендә ул һәрвакыт хәрби булып кала: җитди, җаваплы, дөньядагы сәяси хәлне күзәтә, булган хәлләргә битараф түгел. Һәм шул ук вакытта бик игелекле, изге күңелле кеше. Апам белән безне дә үз сүзләребез һәм гамәлләребез өчен җавап бирергә өйрәтте.
2020 елда ир Туймазы районына кайта һәм юл-төзелеш бригадаларының берсендә тракторчы булып эшли башлый.
- Безнең иске «ЗИЛ» йөк машинасы бар иде. Бервакыт мин аннан шәһәргә нәрсәдер алып барырга сорадым, ә ул машинаны күршегә салам ташу өчен биргән икән. Аннары машинаны башка күрше алды, һәм менә шулай җәй буе. Авылда беркемгә дә ярдәмнән баш тартмады, һәрвакыт якташлар турында уйлады, мөгаен, шуңа күрә бүген аны соңгы юлга озатырга шулкадәр күп кеше килгәндер, – ди батырның улы. – Ул инде үзенең дүрт оныгын сөеп куанды. СВОга барырга җыенуы турында әти җәй көне әйтте. Без апам белән аны туктатырга тырыштык, ләкин ул борчылмаска кушты, тылда транспорт төзәтәчәкмен дип ышандырды.
Һәм чыннан да, июнь аенда әти Оборона министрлыгы белән контракт төзеде һәм аны механик-водительләрне укыткан уку үзәкләренең берсенә җибәрделәр. Анда, гомум гаскәр әзерлегеннән тыш, хәрби йөк техникасын йөртү, аңа хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау күнекмәләрен арттыру белән шөгыльләнә. Бу эшне ул алга таба Луганск янында башкара.
– Илдар Мәүлетҗан улы безнең янга июль аенда килде, - ди Хәлимовның "Турист" позывнойлы иптәше. – Ул безнең иң өлкән һәм тәҗрибәле дустыбыз, машиналар турында барысын да белә иде. Без барыбыз да аның янына киңәш һәм ярдәм сорап бара идек.
Көн саен снарядлар, азык-төлек, яралыларны ташыган якташыбыз. Бервакыт ул ут астында калган һәм яраланган сигез сугышчыны алып чыккан. Алар барысы да исән калган һәм сафка кайткан. Куркусыз кеше, ышанычлы иптәш иде, диләр үлемсезлеккә киткән ир-егет турында.