Уйланырга урын бар
5 декабрь 2023, 11:04

Юбилеен СВОда билгеләгән

"Бу – минем гомеремдәге иң әйбәт туган көн булды!", - дигән яугир.

Башинформ Юбилеен СВОда билгеләгәнБашинформ Юбилеен СВОда билгеләгән
Юбилеен СВОда билгеләгәнФото:Башинформ

Шайморатов исемендәге батальонда хезмәт итүче Аксакал позывнойлы яугир махсус хәрби операция барган урында юбилеен билгеләгән.

Аксакал сугышка 2022 елның җәендә контракт буенча китә. Хәрби тәҗрибәсе булмаса да, аны шунда ук кабул итәләр. Армиядәге хезмәтен ул чик буенда үткән булган. Шушы көннәрдә Аксакалга 50 яшь тулган. Яудаш дуслары белән кибеттән колбаса белән ипи алып килгәннәр, тушенка, сгущенка, кофе, чәй, печенье һәм кәнфитләр белән аның юбилеен билгеләгәннәр. Хәтта шашлык та булган!

  • Мин ул кадәр зурлап үткәрермен дип уйламаган идем, - дип тәэссоратлары белән бүлешкән Аксакал. – Минометчылар өстәл әзерләргә ярдәм иттеләр. Еракта зенит залплары ишетелеп торса да, әкрен генә җырлар җырладык. Егетләр миңа хәтта бүләкләр дә әзерләгән иде – фляжка, сувенирлар бирделәр. Бу – минем гомеремдәге иң әйбәт туган көн булды!

Аксакалның картәтисе Миңнегали Шәйморатов исемендәге 112 нче кавалерия дивизиясендә хезмәт итә, миномет расчеты командиры була, Днепрны кичкәндә күрсәткән батырлыклары өчен “Советлар Союзы Герое” медаленә тәкъдим ителә.

  • Шәйморатов исемендәге батальонга яугирләр җыйганнарын ишеткәч тә, мин ике дә уйлап тормадым, шунда ук барып язылдым, - ди Аксакал.

 

Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була.

http://xn--80aabb0g7a.xn--p1ai

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас