

Билгеле блогер Рөстәм Нәбиев Омск шәһәрендә казарма ишелгәндә һәлак булган хезмәттәше Вадимның әти-әнисе янына барган.
“Белоретка барып кайттым. Хезмәттәшемнең әти-әнисендә булдым. Әлеге фото – безнең беренче һәм соңгы фотобыз. Вадимның үлеменә бер тәүлек кала төшкәнбез...
Вадим белән Омск шәһәренең уку үзәгендә таныштык. Ул шулкадәр гади һәм ихлас егет иде. Минем күңелем аны шунда ук үз итте. Без һәрвакыт сөйләшергә тема таптык – эш, мавыгулар, тормышка карашлар, мөнәсәбәтләр. Безнең тормыш кыйммәтләребез дә охшаш иде. Мөгаен, шул да безне берләштергәндер.
Ә тагын ул бик белемле һәм акыллы егет иде. Шулкадәр акыллы ки: хәтта безнең командир бөтен кәгазь эшен аңа йөкли иде.
Вадим белән без чын дуслар булдык. Бер-беребезгә ярдәм иттек, яклаштык. Бигрәк тә соңгы көннәрдә без һәрвакыт бергә булдык диярлек. Бик күп сөйләштек...” – дип искә алган Рөстәм дусты турында. Ул бу хакта телеграм-каналында язма урнаштырган.
Рөстәм Нәбиев Вадимның әти-әнисе белән күрешкән. Аның әйтүенчә, Вадим гаиләдә бердәнбер бала була. Аның әти-әнисе улларының үлеменнән соң 6 ел узгач кына икенче балага җөрьәт итә.
“Балаңны югалту – һәр ата-ана өчен коточкыч фаҗига һәм моннан соң яшәргә көч табу бик авыр. Ләкин хәзер мин аларның йөзләрендә елмаю күрәм, һәм моңа кечкенә Эдгар сәбәпче. Алар белән күрешүемә бик шат булдым. Очрашуыбыз бик җылы үтте”, – дигән Рөстәм.